Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яңа ел могҗизасы ясарга теләдек

Сезнең белән тимурчылар һәм волонтёрлар отряды тормышындагы яңалыклар белән уртаклашасым килә. Безнең отрядның кызыклы вакыйгасын сөйләп китәм.

Сезне 22нче урта мәктәпнең “Өмет” тимучылар отряды сәламли! Безнең мәктәптә “Көткән йөрәкләргә Яңа ел могҗизасы” хәйрия акциясе уздырылды. Бу акция кысаларында мәктәптә укучылар  "Яхшылык ярминкәсе" оештырдылар. Ярминкәдә җыелган  акчага шефлыкка алынган балаларны гына түгел, тыл хезмәтчәннәрен дә котлау өчен яңа ел бүләкләре, уенчыклар һәм кызыклы уеннар сатып алдык.

Хәйрия акциясендә 1-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм безнең мәктәп ата-аналары актив катнашты. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары киеп, әби-бабайлар янына килеп, аларга яңа ел кәефе ясадылар, бүләкләр тапшырдылар һәм бәйрәм белән котладылар.


Чаллы, 22нче мәктәпнең 7”В” сыйныф укучысы, “Өмет” тимурчылар отряды активисты Хәлилова Ләйлә Фирнат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев