Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында «Дуслык бәйрәме» үтте

«Миңа иң ошаган уен ул - йөзек салыш иде. Бик күңелле уен булды ул» дип яза Илүзә Хәсәнова.

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында «Дуслык бәйрәме» дигән бик матур бәйрәм үтте.

Без ансамбль белән җыр җырладык. Миңа иң ошаган уен ул - йөзек салыш иде. Бик күңелле уен булды ул. Бер кеше катнашучыларның кулына йөзек сала. Әгәр башкалар ул кешедәге йөзекне тапсалар, җаза бирәләр.

Милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге - ул зур көч. Тарихи үткәнебезгә күз салсак та, без моның хаклыгына инанырбыз. Сүзләремне йомгаклап шуны әйтәсем килә: дус-тату булыйк, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.

Һәркайсыбызның өендә - муллык, тәнендә - саулык, фикерендә зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

Илүзә Хәсәнова.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев