Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ялларны файдалы үткәрәбез

Шушы көннәрдә без аның белән бергә чүлмәк ясау студиясендә кунакта булып кайттык.

Балчыктан чүлмәк ясауны без әйләнә-тирә дәресеннән укытучы апабыз 
Ләйсәния Хаматова сөйләүләреннән генә белә идек. Ә шушы көннәрдә без 
аның белән бергә чүлмәк ясау студиясендә кунакта булып кайттык. Әйтергә 
кирәк, беренче тапкыр!
Искиткеч остаханә гүзәл табигатьле урман янында урнашкан. Биредә иҗади 
тирәлек, югары сыйфатлы материаллар! Нәрсә генә юк исең китәрлек: 
балчыктан ясалган бик күп матур эшләнмәләр, әвәләп яслаган сыннар 
киштәләрдә! Шуларның берсен – «сыбызгылы мәче»не безгә дә үз 
кулларыбыз белән ясап карарга мөмкинлек туды.
Ә аны ясауның алай бер кыенлыгы да юк икән. Эш өчен, чын 
чүлмәкчеләрнеке кебек, барлык кирәк-яраклар гына кирәк: бу - махсус 
эшкәртелгән балчык, кисү кораллары һәм гипс формалары. Шунысы бар - бу 
бик нәзакәтле һәм сак эш. Бер дөрес булмаган хәрәкәт – һәм ясаган әйберең 
җимерелергә мөмкин икән. Шуңа күрә без укытучы апабыз hәм остазыбыз 
Илhам абыйның сүзләрен тыңлап, ярдәмләшеп эшләдек. Мәче сынын ясагач, 
аны киптереп, яндырдык һәм матур төсләргә буядык та әле. Бик матур килеп 
чыкты үзе!
Менә шулай: бүген дә ата-бабалардан күчеп килгән һөнәрләрне 
үзләштерүчеләр бар әле. Чүлмәк ясау остасы Илhам абый да шундыйлардан 
булып чыкты. Ул безгә балчык савыт-саба һәм декоратив әйберләрне дә 
ничек ясарга, балчыкны ничек дөрес итеп әзерләргә, махсус 
инструментлардан ничек файдаланырга кирәклеген дә күрсәтте. Илhам абый 
ачык һәм аңлаешлы итеп аңлатып, безгә булган иҗади идеяларыбызны 
тормышка ашырырга да булышты. Монда вакыт сизелмичә үтте дә китте.
Әлбәттә инде, әле киләчәктә дә без монда кабат әйләнеп кайтырбыз, бөтен 
гаилә белән дә килербез. Балчыктан әйберләр ясау сәнгате – кызыклы та, 
файдалы да бит.
Чаллы шәhәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 “А” 
сыйныф укучылары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев