Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ялларга бай май

Беренче май – “Карга боткасы”, 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме...

       Ял көннәре күңелле уза. Май ае ялларга бай. Беренче май – “Карга боткасы” бәйрәме. Тәмле итеп ботка пешерәбез, яланда йомырка тәгәрәтеп уйныйбыз. 9 май – Бөек Җиңү бәйрәме. Без бу көнне сугыш кырында ятып калган солдатларны искә алабыз. Быел да һәйкәл янына митингка җыелдык, чәчәкләр куйдык.

       Яз көне бәйрмнәр генә түгел, эш тә бик күп. Бакчада бәрәңге, кишер, суган, җиләк, кузгалак кәбестә утыртырга кирәк. Аларга көн саен су сибәбез. Яхшылап карап үстергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр мул уңыш бирә.

       Яз көне урамда рәхәт, җылы. Кояш җылыта, агачлар һәм чәчәкләр шундый матур. 

Макарова Аделина, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең "Сәнгатьле сүз" түгәрәге укучысы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев