Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Якынлашып килүче 2023 ел белән!

Менә тагын иске елны озатып, ел нәтиҗәләре дә ясар вакыт килеп житте.

Менә тагын иске елны озатып, ел нәтиҗәләре дә ясар вакыт килеп житте. Артка борылып карап, ирешелгән уңышлар, эшләнелгән гамәлләрне күзаллыйм. Шөкер, бу ел да бушка узмаган. 2022 ел мине көчле булырга, тагын да күбрәк тырышырга өйрәтте. Ел җиңел булмаса да, мин аны лаеклы үткәрдем дип саныйм. Чөнки күп кенә иҗади конкурсларда җиңүләр яуладым, "Адымнар" мәктәбенә юл алдым һәм моңа бик шатмын. Анда яңа дуслар таптым, бөтенләй башка мохиткә чумдым. 
Ә инде киләсе 2023 елга тагын да зуррак өметләр белән аяк басам.
Ничек кенә булса да, авыр уйларга, күңел төшенкелегенә бирелмичә, активлыкны югалтмый яшик.
Якынлашып килүче 2023 ел белән!

Азалия Кәримова, «Адымнар-Түбән Кама».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев