Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Якубовичка татарча шигырь сөйләдем

«Мин «Поле чудес» тапшыруына бардым» дип язган безгә Казаннан Зәлия Закирова.

Сәлам, дуслар, минем сөенечем бар, сезнең белән дә уртаклашырга булдым әле. Мин бит «Поле чудес» тапшыруына бардым. Казаннан поездга утырып киттек. Мин, әнием, бабам һәм дустым Нурислам. Без төрле уеннар уйнап бардык, сөйләштек. Поездда бару үзе бер маҗара инде. Останкино телестудиясен күрдем үз күзләрем белән. Аннары «Поле чудес» студиясенә кереп утырдык. Моңынчы телевизордан гына күргән теге барабанны, студияне, Леонид Якубовичның үзен күрү дулкынландыргыч булды.

Уенда әнием – Динә Закирова катнашты. Без аның өчен җан атып утырдык. Аннары Леонид Якубович янына чыгып «Туган тел» шигырен сөйләдек. Аңа бик ошады бугай. Тапшыру беткәч, Кызыл мәйданга киттек. Тагын бер хыялым тормышка ашты. Без анда фотоларга төштек, коймак алып ашадык, карусельга кердек. Кыскасы, шәп булды. Ә бүген 24нче март көнне, безне телевизордан күрсәтәләр. 
Зәлия Закирова, Казан шәһәре, 27нче гимназия, 2В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев