Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Һаман ышанып бетә алмыйм!

«Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» бәйрәменнән кайтаваз.

«Көмеш кыңгырау» белән мин куптән түгел генә таныштым. Тотып укып караганым бар иде, ләкин анда үземнең язмаларымны бастырып чыгарганым булмады. Шулай итеп, 2023 елда беренче язмамны «Көмеш кыңгырау»га җибәреп карадым. Бүгенге көндә минем 11 мәкаләм дөнья күргән. Үзем белән бик горурланам. 17 апрель көнне мине «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя" дигән чарага чакырдылар. Ул Чаллыдагы 2нче гимназиядә узды. Биредә 4 яшь каләм чарлаучыга һәм газета белән хезмәттәшлек итүче бер өлкән язучыга Шәүкәт Галиев премиясе дә бирелде. 

Бәйрәм чарасы күңелле узды. Бик күп төрле номинацияләр булды: «Яшь шагыйрь», «Яшь журналист», «Ачыш», «Интернет хәбәрче», «Даими хәбәрче» һәм чараның иң зур, мөһим, көтеп алынган моменты — «Шәүкәт Галиев исемендәге» премия тапшыру. Мин әлбәттә бу номинацияләрнең берәрсендә булырмын дип ышанып утырдым. «Яшь журналист» дигәч, «Менә хәзер минем чират җитте бугай, әти тизерәк камераны кабыз, мин чыгам шикелле» дидем. Ләкин минем исем фамилия чыкмады. Кайсы номинациягә булам икән, шуны уйланып утырдым.

Соңыннан алып баручылар: «Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру мизгелләре килеп җитте» диюгә, мин инде сискәнеп куйдым. «Неужели мин?» дигән сорау туды. Көчле алкышлар астында сәхнәгә шагыйрь, язучы Факил Сафин һәм спонсор Римма Идиятуллина күтәрелде. Алар яшь язучыларны котладылар, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

Менә, ниһаять, премия тапшыра башладылар. Иң беренче булып сәхнәгә Айзат чыкты, аннан Камилә, ә алардан соң минем исем фамилияне әйтмәсеннәрме... әллә нишләп киттем. Мондый вакытларда, аеруча, үзеңне башка төрле хис итәсең. Куанасы килә, шул ук вакытта шатлыктан елыйсы да килә. Бу минем өчен бик куанычлы, шатлыклы хәл булды. Миңа «Шәүкәт Галиев премиясе лауреаты» дипломы һәм яшь хәбәрче таныклыгы бирделәр. Ур-ра, дуслар…

Ахырдан фотоларга төштек. Танылган журналист Рәмис абый Латыйпов белән дә күрешергә насыйп булды. Ул миннән видео форматта кечкенә генә интервью алды. Рәмис абый белән күптәннән үк танышасы килгән иде. 

Яшь язучыларга шуны әйтәсем килә: языгыз, укыгыз, тырышыгыз! 

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев