Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Горурландым синең белән, татар халкым!

Атна буе Чаллының 14нче гимназиясе матур татар җырлары, уен-көлке белән шау-гөр килеп торды, чөнки 25-30 нчы апрель көннәрендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы итеп билгеләнгән иде.

Без бу атналыкны бик көттек, шуңа күрә барлык уздырылган чараларда да актив катнаштык. 
Беренче катта фотозонада безне татар кызы белән татар малае сыннары сәламләп торды. Теләгән балалар шунда, рәхәтләнеп, фотога төштеләр.

Түшәмнәргә эленгән татар халык мәкальләре гимназиягә кергән һәркемне үзләренә җәлеп итеп тордылар. Чөнки алар, бик үзенчәлекле итеп, Татарстан флагындагы төсләрдә язып куелганнар иде. 
Шулай ук балалар өчен татар телендә басылган яңа китаплар күргәзмәсе оештырылган иде.

Андагы матур китаплар белән укучылар тәнәфесләрдә таныштылар, алып укыдылар. 
Бер урында “Әбием сандыгы” күргәзмәсе ясалган иде. Алтынсу бизәкләр төшереп ясалган зур сандыкта чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, мендәр тышлары, бәйләгән оекбаш, бияләйләр  һәм башка кул эшләре салынган.

Укытучы апалар безгә татар хатын-кызларының элек-электән кул эшләренә оста булулары, чиккән сөлгеләрнең Сабан туе батырларына бүләккә бирүләре, яшь кызларның бирнәгә сандык тутырулары турында сөйләделәр. 
Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Татар халык ашлары” кул эшләре бәйгесе игълан ителгән иде. Нинди генә материалдан эшләмәгәннәр кечкенә осталар ризыкларны?!

Пластилин да, кәгазь дә, пенопласт та, тукыма да, тозлы камыр да, хәтта “киндер-сюрприз” савытларыннан зур бавырсак та ясаганнар иде.

Алар шулкадәр оста һәм матур итеп ясалганнар, чын ризыклардан аерырлык та түгел.


26 нчы апрель көнне исә аеруча күңелле булды. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек бу  көнне.  Тәнәфесләрдә “Туган тел” җырын җырладык, “Нәфис сүз остасы” бәйгесендә Тукай абый шигырьләрен сөйләдек, һәйкәл янындагы шагыйрьне искә алу чарасында да катнаштык, “Тукай-квест” уенында катнашып, белемнәребезне тикшердек. 


Өченче катта Тукай әсәрләре буенча рәсем һәм кул эшләре бәйгесендә җиңгән эшләрдән күргәзмә ясалды.

Анда бала белән күбәләкне дә, Су анасын да, Шүрәлене дә, Сарык белән Кәҗәне дә, Акбайны да күрергә була иде.  
Җомга һәм шимбә көннәре татар халык уеннары һәм җырлары көннәре дип игълан ителгән иде. Тәнәфесләр чын сабан туен хәтерләтте бу көннәрдә: бер урында чүлмәк ваталар, икенче урында кашык белән йомырка ташыйлар, өченче урында җырлыйлар, бииләр.

Иң актив укучылар тәмле күчтәнәчләр белән дә сыйланды.
Менә шундый күңелле һәм файдалы атна булды безнең гимназиябездә. Тукаебыз белән дә горурландык, тарихыбызны да искә алдык, алга таба тагын да тырышып укырга илһам алдык.


Хаҗиева Ләйлә, Яр Чаллы шәһәре 14нче гимназиясенең 7 нче “а” сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев