Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Г­ла­го­ли­ца». «Бәл­лүр яба­лак»­ка ия кыз­лар

Бы­ел IX ха­лы­ка­ра «Г­ла­го­ли­ца» бәй­ге­сен­дә дөнь­я­ның 17 илен­нән 2212 ба­ла кат­наш­кан. Шу­лар ара­сын­да «Кө­меш кың­гы­рау»­ның ак­тив ав­тор­ла­ры да бар!

Рәй­сә дә, Ди­а­на да зур җи­ңү­гә иреш­кән­нәр – Гран-при ия­лә­ре бул­ган­нар. Без сез­не чын кү­ңел­дән кот­лый­быз, ал­га та­ба да уңыш­лар те­ли­без. Бу яз­ма­лар­да кыз­лар ки­че­реш­лә­ре бү­ле­шә.

Шат­лы­гым­нан елап җи­бәр­дем

Үзем­не «Та­тар те­лен­дә поэ­зи­я» но­ми­на­ци­я­се­дә сы­на­дым. Жю­ри­да та­ныл­ган язу­чы, ша­гыйрь­ләр – Ри­фат абый Сә­лах һәм Га­лим­җан абый Гыйль­ма­нов бар иде. Би­рем бу­ен­ча, «Кө­тел­мә­гән оч­ра­шу» те­ма­сы­на ши­гырь яз­дым. Ши­гы­рем хы­я­лый­рак һәм фәл­сә­фи­рәк бу­лып чык­ты, әм­ма Ри­фат абый бе­лән Га­лим­җан абый  аны ошат­ты­лар һәм ки­ңәш­лә­рен бир­де­ләр. Икен­че көн­не без­не Ка­зан Мил­ли Ки­тап­ха­нә­се буй­лап экс­кур­сия кө­тә иде. Рә­хәт­лә­неп ки­тап­лар ка­ра­дык, фо­то­га төш­тек, спек­такль ка­ра­дык, кыс­ка­сы, ләз­зәт­лән­дек.

Бәй­ге­нең соң­гы кө­нен­дә «Ә­ки­ят» кур­чак те­ат­ры за­лын­да җы­ел­дык. Га­лим­җан Гыйльманов укый баш­ла­ды: «Та­тар те­лен­дә поэ­зия но­ми­на­ци­я­се дип­ло­мант­ла­ры! Кук­ма­ра ра­йо­нын­нан Мө­хәр­лә­мо­ва Гү­зәл, Бал­тач ра­йо­нын­нан Аб­дул­ли­на Рәй­сә», – күз­лә­рем­нән шат­лык яшь­лә­ре бә­реп чык­ты. Сәх­нә­гә ни­чек мен­гә­нем­не дә хә­тер­лә­мим...

Ри­фат абый ку­лым­ны кы­сып, кот­ла­гач кы­на, мо­ның төш тү­гел икән­ле­ге­нә ина­на баш­ла­дым.

Шул­ва­­кыы­ыт... «Бәл­лүр яба­лак ия­се, иң мәр­тә­бә­ле Гран-при исе­ме­нә ла­ек бул­ган кы­зы­быз – Бал­тач ра­йон­ны­нан Аб­дул­ли­на Рәй­сә», — ди­гән сүз­ләр­не ише­теп, кау­шап кал­дым. Га­лим­җан абый хы­я­лым­да күр­гән яба­лак­ны тан­та­на­лы рә­веш­тә тап­шыр­гач, җи­ңел су­лап куй­дым һәм елап җи­бәр­дем.

Рәй­сә Аб­дул­ли­на, Бал­тач ра­йо­ны, Ка­ра­ду­ган гим­на­зи­я­се, 10нчы сый­ныф.

Биш көн ге­нә бул­са да

Әле­ге бәй­ге­дә мин ин­де дүр­тен­че ел кат­на­шам.  Про­ект кы­са­ла­рын­да оеш­ты­рыл­ган әдә­би ла­герь бы­ел да но­ябрь аен­да уз­ды. Без «Йол­дыз­лы» ла­ге­ре­на ур­наш­тык. Биш көн ге­нә бул­са да, шәх­си үсеш нык си­зе­лә. Иң кы­зык­лы мас­тер-класс­лар, лек­ци­я­ләр, зур шә­хес­ләр бе­лән кү­ре­шү – һәр көн­нең ты­гыз рас­пи­са­ни­е­се без­не үзе­нә бө­те­реп ал­ды. Алар ара­сын­да фильм һәм спек­такль ка­рау, без­нең та­тар хал­кы­быз­ның го­реф-га­дәт­лә­ре­без бе­лән якын­рак та­ны­шу­лар да (бу­сы күб­рәк чит ил­ләр­дән, рес­пуб­ли­ка­лар­дан һәм Рос­си­я­нең шә­һәр­ләр­дән кил­гән кат­на­шу­чы­лар өчен, чөн­ки алар кү­бе­сен­чә бе­рен­че тап­кыр Та­тарс­тан­да) бар. Иң кы­зы­гы – ку­нак­лар­ның гө­бә­дия, өч­поч­мак һәм кыс­ты­бый­ны бе­рен­че тап­кыр авыз ит­кән­нә­рен кү­рү. Шу­лай ук ми­не иң га­җәп­лән­дер­гә­не – рус ба­ла­ла­ры­ның та­тар те­лен өй­рә­нү­гә те­ләк бел­де­рү­лә­ре. «Та­тар­лар ара­сын­да бу­лып, без­нең дә бу тел­не өй­рә­нә­се һәм ара­ла­ша­сы ки­лә!» – ди алар. Ат­на­лык прог­рам­ма­ның бәя би­реп бе­тер­ге­сез өле­ше ул – язу­чы­лар бе­лән ара­ла­шу. Бы­ел хәт­та ике көн өчәр сә­гать­лек оч­ра­шу­лар бул­ды! Зур әдип­лә­ре­без­нең үз әсә­ре­ңә ана­лиз ясау­ла­рын ише­тү ал­тын бә­я­се­нә тиң бит! Ра­вил абый Фәй­зул­лин, Ай­сы­лу апа Има­ми­е­ва, Га­лим­җан абый Гыйль­ма­нов­лар­дан ях­шы сүз­ләр ишет­кәч, кү­ңел­ләр ка­нат­лан­ды! Иҗа­тың­ның чиш­мә ба­шын­да иң ки­рәк нәр­сә ул – әл­бәт­тә, га­дел кри­ти­ка, бәя алу.

Соң­гы көн­дә бү­ләк­ләү тан­та­на­сы бул­ды. Дус кыз­ла­рым бе­лән кул­лар­ны нык­лап кы­сып утыр­дык. Йө­рәк­лә­ре­без күк­рәк­тән аты­лып чы­гар сы­ман... Ме­нә җи­ңү­че­ләр­не игъ­лан итә баш­ла­ды­лар. Һәм мин үзем­нең исе­мем­не ишет­тем. Сәх­нә­гә чык­кач, ва­кыт тук­тал­ды сы­ман. Ә ин­де Гран-при­га ла­ек бу­лу­ым­ны ишет­кәч, кү­ңе­ле­мә тул­ган хис­ләр­не аң­ла­тып та бул­мый. Мин җи­ңү­че! Бу ми­нем иҗат­та иң бе­рен­че шун­дый зур җи­ңү­ем һәм олы бү­лә­гем. Мең рәх­мәт си­ңа, «Г­ла­го­ли­ца»!

Ди­а­на Фәр­хет­ди­но­ва, Әл­мәт шә­һә­ре, Р. Фәх­ред­дин исе­мен­дә­ге 1 нче гим­на­зия, 10нчы сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев