Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гитара җанны эретә...

Булат 6нчы сыйныфта укый. Яраткан шөгыле — гитарада уйнау. Бу һөнәргә аны әтисе өйрәткән.

Республикакүләм балалар өчен оештырылган чыршы бәйрәмендә алып баручы буларак беренче тапкыр катнаштым. Без Булат Идиатуллин белән «Будильник» телеканалы өчен репортаж әзерләдек. Бәйрәмгә килгән балаларның яңа ел теләкләрен белештек. Узган елдагы уңышлары белән кызыксындык. Бәйрәм барышында Булатның кешелекле, ярдәмчел булуына игътибар иттем.

Аның турында аерым язарга булдым әле. Булат 6нчы сыйныфта укый. Яраткан шөгыле — гитарада уйнау. Бу һөнәргә аны әтисе өйрәткән. Булатның әтисе дә, әнисе дә гитарада уйныйлар. Танышулары да концертта парлашып гитарада уйнаудан башлана.

Булат Казан шәһәре 4нче музыка мәктәбенең кыллы музыка уен кораллары бүлегендә белем ала. Ул бөек татар композиторларының музыкаль әсәрләрен бик ярата. 
Чыршы бәйрәменең беренче бүлегеннән соң, без аның белән музыка сәнгате турында сөйләшеп утырдык.

Киләчәктә Булат үзенең ансамблен оештырып, төрле халык композиторларының әсәрләреннән торган зур концертлар куярга хыяллана. Ә бүгенге көндә ул зур кызыксыну белән аларның иҗатын өйрәнә.

«Нишләп гитара соң, бүтән уен коралы түгел?» — дип сорагач, «Ул җанны эретә», — дип әйтеп куйды гитарачы егет. 

Кичләрен, гаилә белән җыелгач, Булат әтисе Марсель Азат улы һәм әнисе Елена Владимировна белән бергәләп ике-өч тавышка татар моңын яңгырата. Апасы Лиана һәм энесе Марат исә алкышларга күмә аларны. 

Булат шулай ук спорт белән дә шөгыльләнә. Футбол, баскетбол турнирларында катнаша. Мәктәптә математика, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар яулый. 

Афәрин, Булат! Яңадан-яңа җиңүләр телибез сиңа. Хыялларың чынга ашсын.
Сезнең игътибарыгызга Булат башкаруында Сара апа Садыйкованың «Казан кичләре» җырын тәкъдим итәм. 

Азалия Агабекова, Казан шәһәре, «Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе, 11 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев