Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гимназиябездә “Тылсым + “ укучылар газетасы чыга

Газетаның 9 еллык тарихы бар.

“ТЫЛСЫМ+” укучылар газетасы, гимназиядә эшләп килүче “Татар журналистикасы” түгәрәге нәтиҗәсе буларак, 2014 елдан бирле айга бер мәртәбә нәшер ителә.  Газета А4 форматында 100-200 данә кәгазь вариантта бастырыла, укучылар, ата-аналар, укытучыларга таратыла, оешма-предприятиеләргә электрон варианты җибәрелә.

Гимназия сайтында “Школьная газета” /“Мәктәп газетасы” бүлегендә һәр яңа чыгарылыш белән танышырга мөмкин. Укучылар үзләрен мөхәррир, корреспондент, корректор, дизайнер, фотограф, компьютерда җыючылар ролендә сынап карыйлар. Газета өчен материаллар туплау, аларны беренчел эшкэртү Word программасында башкарыла. Аннары Publisher программасында эшләнә.

Газетаның 9 еллык тарихы бар. Аның дизайны, эчтәлеге үзгәреп тора, даими рубрикалар булдырыла. Яшьләр өчен кызыклы темаларны укучылар үзләре тәкъдим итә. Корреспондентлар очерк, мәкалә, зарисовка, репортаж, интервью, сораштыру, әңгәмә язу серләрен беләләр, газетаның “Иҗади сәхифә” рубрикасында сәләтле укучыларның хикәя, нәсер, шигырьләре урын ала. Газетаны чыгару эшен  2014-2021 елларда, бүгенге көндә лаеклы ялдагы укытучыбыз Тимергалиева Эльмира Васыйл кызы башкарды. Аның командасы күп конкурсларда катнашып җиңүләр яулады.

Быелгы уку елында  укытучылардан баш редактор буларак педагог-китапханәче Солтанова Гөлшат Марс кызы, ә техник редактор буларак информатика укытучысы Кадирова Азилә Рамил кызы җаваплы.

Ел дәвамында газета чыгарып кына калмадык, Казан шәһәрендә үткән Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашып “Тылсым”+  призер булды. Шулай ук  IV региональ (Идел буе) иҗат конкурсында гимназия газетасы "Тылсым+" белән "Иң яхшы информацион мәгълүмат чарасы" номинациясендә беренче урынны яуладык.

Газета нәшер итү – үтә җаваплы, катлаулы процесс. Бу эшкә алынгансың икән, аны башкарып чыгу өчен проект җитәкчесенә эрудицияле, бу юнәлештә компетентлы булырга, чын күңелдән бирелеп эшләргә, фантазиягә ия булырга кирәк.

Гөлшат Солтанова, Мөслим гимназиясе педагог-китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев