Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гимназиябездә Тукайны искә алдык

Габдулла Тукайның туган көнендә 54нче гимназиянең актлар залында Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә узды.

Габдулла Тукайның туган көнендә 54нче гимназиянең актлар залында Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә узды. Китапханәчебез Гөлнур Мансуровна оештырды аны. Башлангыч сыйныф укучылары сәхнәдә «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Кәҗә белән сарык» һәм башка әсәрләрен күрсәттеләр.

Аннан соң шагыйрьне искә алу Ринат Гыйләҗев скверында дәвам итте. Өлкән сыйныф укучылары Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, «И туган тел!» җырын башкардылар. Безнең сыйныфтан Ясминә Тимергалиева, Зәринә Нургалиева, Сәмирә Шиһапова һәм мин – Айзилә Шәфикова чыгыш ясадык. Безнең сыйныф укучылары Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме ачу тантанасында да катнаштылар.

Тукай – ул беркайчан да онытылмаячак, минемчә!

Айзилә Шәфикова, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев