Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гимназия укучылары өлкәннәрне хөрмәт итәләр

Чаллы шәһәре 14нче гимназиясенең 5нче «А» һәм 7нче «А» сыйныфы укучылары 7нче октябрь көнне «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге өлкәннәрне котладылар.

Укучылар «Максимум» һәм «Йөрәк импульсы» тимурчылар төркеменә керәләр.  Укучылар өлкәннәрне беркайчан да игътибарсыз калдырмаска тырышалар. Хөрмәтле олы яшьтәге шәһәрдәшләребезне тимурчылар концерт номерлары һәм бүләкләр белән сөендерделәр. 

Шәһәребездә шулай ук өйдән чыга алмаган өлкәннәр дә күп. Шулар арасындагыгы Роза Федоровна янына "Максимум" төркеме укучылары кунакка керделәр. Балалар флейтада матур көйләр уйнап һәм күчтәнәчләр белән сыйлап, Роза апаның күңелен күрделәр. 

Гимназия укучылары өлкәннәрне хөрмәт итәләр. Аларның күзләрендә куаныч күрү яшь тимурчылар өчен бик кыйммәтле!

Тимурчылык отряды җитәкчесе Сәхәбетдинова Йолдыз Фәнис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев