Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Газета һәм журналлар иленә сәяхәт

Ямьле язгы көннәрнең берсендә 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллының Театраль паркында «Вакытлы матбугат илендә» дигән күргәзмә-күзәтү оештырдылар.

Балачак  - кеше тормышында иң матур чор. Бу вакытны матур һәм файдалы үткәрү өчен китаплар гына түгел, ә безнең игелекле дусларыбыз – журналлар һәм газеталарыбыз да булыша. Хәзерге балалар газета-журнал продукциясе кызыктыргыч матур итеп иллюстрацияләнгән, яхшы кәгазьдә бастырыла. 
Ямьле язгы көннәрнең берсендә, ачык һавада Чаллының Театраль паркында 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Вакытлы матбугат илендә» дигән күргәзмә-күзәтү оештырдылар. Анда яшь укучылар өчен «Мурзилка», «Тошка», «Филя», «Сабантуй» кебек журналлар һәм Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә бастырылып килүче бердәнбер «Көмеш кыңгырау» газетасы тәкъдим ителде. 
Вакытлы матбугатның репертуары балалар өчен бик кызыклы һәм төрле булып чыкты. Моннан тыш, балалар журналларыннан: ребуслар, лабиринтлар, табышмаклар, рәсемнәр арасындагы аермаларны үтәп, үз белемнәрен һәм эрудицияләрен тикшерергә тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар, чөнки алар буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.

Ләйсән Хәертдинова, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев