Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гасырлар кичкән Әлифба

8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллының 21нче мәктәбендә Әлифба бәйрәме оештырды.

8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллының 21нче мәктәбендә күңелгә үтешле һәм истә калырлык итеп Әлифба бәйрәме оештырды.

Беренче сыйныф укучыларының мәктәп бусагасын атлап кергән көннәре әле кичә генә булган кебек. Хәзер инде алар укый, яза беләләр. Шулай итеп Әлифба белән хушлашыр вакытлары да җитте.

Чаллы шәһәренең 21нче урта белем бирү мәктәбендә әлеге чараны 8нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре күңелгә үтешле һәм истә калырлык итеп оештыра алдылар.

Бәйрәм геройлары клоун Клепа һәм Карандаш балалар өчен кызыклы конкурслар, зирәклеккә биремнәр әзерләделәр, шулай ук китапханә хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән күңелле видеороликлар тәкъдим ителде.

Үз чиратында балалар да бу вакыйгага җаваплы һәм җитди әзерләнеп килгәннәр иде. Яшь укучылар интонация белән шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар. Чара кунаклары балаларга укучы таныклыклары, ә иң мөһиме, яраткан китапларын бүләк итеп тапшырдылар!

Бәйрәм балаларга, укытучыларга һәм ата-аналарга бик ошады.

Елена Барсукова, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев