Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гасыр яшьтәше – «Сабантуй»

10нчы октябрьдә «Сабантуй» журналы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Аны ихластан күркәм бәйрәме белән котлыйбыз!

Татар телендәге беренче балалар басмасы ул. 1924 елда нәшер ителә башлый. 1990 елга кадәр – «Яшь ленинчы», 2014 елга хәтле «Сабантуй» газетасы буларак чыга. Газетаның бер саны ике тиен торган чаклар да була. Балалар күңелен яулаган газета озак еллар зур тираж белән чыга.
Архив материалларына күз салсаң, ул чор балалары шулкадәр актив, тырыш булганнар. Әйтик, «Муса Җәлил», «Пионер Татарстана», «Ян Юдин», «Николай Зарубин» исемендәге теплоходларны төзү өчен, укучылар әллә никадәр тимер-томыр җыеп тапшырганнар. 
«Туган ягым – яшел бишек», «Тапкырлар иле», «Тәрбиялелек мәктәбе» рубрикалары да укучыны үзенә җәлеп итә. 1960-1970 елларда чыгып килгән «Лачын» сәхифәсе дә балаларны туган илебезгә битараф булмаска өйрәтә. 
Бөек Ватан сугышы елларында Латвиянең «Кроте» пионер лагерендагы балалар Арча районының Мәңгәр авылына эвакуацияләнгән. 1975 елда газета бу хакта материаллар бастыра, ә 1980 елда исә әлеге төбәктә аларның җирле халык белән кабат очрашуын да оештыра.
«Сабантуй»ның юбилей стенды күренекле шәхесләргә-хезмәттәшләренә багышланган. Безнең җитәкчебез Ильяс абый Гыйләҗетдин да – «Сабантуй»ның күпьеллык якын дусты. 
1990 елларда газетада яшь композитор Ильяс Гыйләҗетдинның җырлары әледән-әле басыла башлый. Соң-рак ул балалар өчен 80нән артык җыр иҗат итә. Эльмира Шәрифуллина шигыренә язылган «Нәни музыкант» җыры бүгенге көндә дә балалар репертуарыннан төшми. 
Ильяс абый газетаның ул чордагы баш мөхәррире Роберт Миңнуллинга бик рәхмәтле. Балалар өчен җырлар бастыру нәкъ менә аның инициативасы була. «Соңрак эшләгән баш мөхәррирләр Ләлә Гыймадиева, Айдар Гыймадиевлар да әлеге башлангычны дәвам иттеләр. Хатлар бүлеге мөхәррире Фәридә апа Вәгыйзовага да зур рәхмәт. Рамил абый Курамшин ярдәме белән барлык җырлар дөнья күрде», – ди ул. 
Зәринә Исхакова, 
«Будильник» балалар телеканалының махсус хәбәрчесе. 

И. Гыйләҗетдин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев