Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гастрольдә булдык

КВН үзе бер тормыш. Шушы мохиттә булуыма мин бик шат!

Сәлам дуслар, кәефләрегез ничек? Минеке шәп, чөнки каникулларым бик кызыклы узды. Мин гастрольдә булдым. Инде менә икенче ел мәктәпнең җыелма КВН командасында уйныйм. Командабызда 6 кеше. Бу каникулда без Башкортостан республикасының башкаласы Уфада, аннары Чаллыда булып кайттык. 

Чаллыда Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында Ильяс Хәсәнов һәм Фәридә Таштабанова кубокларына КВН уеннары узды. Фәридә Якуп кызы – Татар КВН лигасына нигез салучы ул.

Ике моторлы телевизион проект иде бу. Телевизион булгач, безне телевизордан күрсәтәчәкләр инде. Беренче моторда Чаллыдан биш такым (командаларны шулай дибез) уйнады. Монда «Кояшкай» такымы җиңде, ягъни Ильяс Хәсәнов кубогын отты!

Икенче моторда Фәридә Таштабанова кубогына ярыштык. Узган елны бу кубокны без откан идек, ә бу юлы Тукай районыннан «Тукай җыелма такымы» отты! Аларга кубок һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бу уеннарда катнашкан КВНчыларны ихластан котлыйм! КВН үзе бер тормыш. Шушы мохиттә булуыма мин бик шат!

Рүзилә Госсамова, Актаныш районы, 1нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев