Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда үзидарә көне үтте

«Дәресләр бик кызык үтте!» дип яза безгә Язилә Гәрәева.

Шытым салып йөрәгемә,
Белем дөньясына озатучы. 
Һәр уңышым саен сөенүче 
Бары Сез ул, минем Укытучым! 

Укытучы хезмәтенең авыр икәнен барыбыз да беләбез. Шушы хезмәтне тою, җиңеләйтү максатыннан Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда үзидарә көнен үткәрдек. «Укытучыларыбыз» 10нчы һәм 11нче сыйныфлар иде. 
Дәресләр бик кызык үтте! 
Миңа иң ошаган дәрес алгебра булды, чөнки шушы дәрестә яхшы аңлата торган кызлар эләкте. Боларга карап «Ах, моннан шәп укытучы чыгачак»,  - дип уйлап куйдым мин.
Дәрес кызык булсын өчен, укытучы гади һәм эзләнүчән булырга тиештер, минемчә. 
Укытучыларыбызга сабырлык, озын гомер һәм инде уңышлар теләп калабыз. Без сезне яратабыз!
Язилә Гәрәева, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев