Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гаилә турында уйлануларым

Күптән түгел генә әтием безнең гаиләгә шундый сюрприз ясады: яңгырлы салкын көздә җәй бүләк итте.

Кечкенә чакта шундый гадәтем бар иде: әнием әкият укымыйча, берничек тә йоклап китә алмый идем. Хәер, кайсы гына бала аларны яратмый икән? 

Үсә-үсә мин уйлана башладым: ни өчен күпчелек әкиятләр туй белән тәмамлана? Әкиятләрдә көтелмәгән очраклы очрашулар, язмышның гаҗәеп борылышлары турында сөйләнелсә дә, гаиләнең көндәлек тормышы турында — ләм-мим. Уйлап карасаң, гаилә тормышы туй мәҗлесеннән соң башлана гына бит әле. 

Гаилә төзелеп кенә килгәндә бәхетле дә, бәхетсез дә була алмый. Бер-берсенә һич тә пар булмаган кешеләр бәхетле гомер кичерергә, ә бер-берсе өчен яратылган кебекләре бер ел да бергә яши алмаска мөмкин.

Гаилә ул язмыш бүләге түгел шул, әкиятләрдәге тылсымлы таякны селтәп җибәрү белән генә бәхетле була алмый. Гаилә — гомерлек бәхеткә ирешү өчен берөзлексез уртак тырышлык нәтиҗәсе.

Гаилә бәхете, минемчә, элекке гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгысында мөнәсәбәтләрнең бәйрәмчә матурлыгын сакларга тырышуда, хуҗалыктагы иң гадәти эшне дә теләп һәм күңелле итеп башкаруда, беркемнекенә дә охшамаган өй атмосферасы урнаштыруда һәм башка бик күп, бик күп нәрсәләрдә чагыла. Әйтик, атнаның гап-гади бер көнендә көтелмәгән сюрприз әзерләп куеп, йортка ямь индерүгә үзеңнән өлеш кертергә мөмкин икән бит. 

Күптән түгел генә әтием безнең гаиләгә шундый сюрприз ясады: яңгырлы салкын көздә җәй бүләк итте, ягъни көтмәгәндә-уйламаганда Төркиягә путевкалар алып кайтты. Әнием кош тоткандай шатланды, мин күбәләктәй очып кына йөрдем. Безнең сөенгәнне күреп, әтиемнең дә эченә шатлык сыймады ул көннәрдә. Барып җиттек Төркиянең Билек шәһәренә. Андагы табигатьнең матурлыгы, диңгезнең зәңгәрлеге, үсемлекләрнең яшеллеге, кич белән чәчәкләрнең хуш ис таратуы... Матур җирләр, сүз дә юк. Ләкин... Ләкин мондый матур җирләрне күрү бәхетенә ирештергән әтиемә рәхмәтебезне белдердек тә, әти-әнием корган нигезебездә бөтен гаиләбез белән яшәү яхшырак икән дигән нәтиҗәгә килдек. 

Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә: гаилә икәүнең бәхете өчен генә түгел, балалар бәхете өчен дә төзелә. Ә балаларга, барыннан да бигрәк, яратучы ата-ана кирәк. Барлык хыял-теләкләремне тормышка ашырган әтиемә һәм апа белән минем киләчәк бәхетем өчен бернинди киртәләрне белми торган әниемә бик рәхмәтлемен. Күпләр сокланырлак гаиләм булыр дип ышанам мин, чөнки үрнәк алырдай кешеләр янәшәмдә генә.

Зилә Сафиуллина, Апас урта мәктәбенең 8В сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев