Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Гаилә белән әкият илендә» видеобәйгесендә җиңдек

«Яратып укый торган “Көмеш кыңгырау”ым, ничек синең белән шатлыгымны бүлешмим ди» дип язган безгә Саба районы, Килдебәк урта мәктәбе укучысы Лиана Тимергалиева.

Саба район китапханәсе халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан «Гаилә белән әкият илендә» видеоконкурсын игълан итүгә үк, мин әнием белән әтиемне катнашырга үгетли башладым.

Саба район балалар китапханәсенә китаплар алырга килгәч тә, китапханәче Илсөяр апа белән Әдилә апа да “Сез бик актив гаилә, конкурста катнашырга тәкъдим итәбез” дигәч, бигрәк тә күңелләрем булып өйгә кайтып киттем. Әни берсүзсез риза булса да, менә әтигә әзрәк ялынасы булды шул.

«Ярар, әйдә бу кадәр үгетләүгә каршы булып булмас» дип, әтием риза булды. Без гаиләбез белән “Кәкре каен терәткән” дигән татар халык әкиятен сайладык. Бәйге “Халык әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Танылган әдипнең әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Яхшы видеобизәлеш” номинацияләрендә билгеләнгән иде.

Без “Яхшы видеобизәлеш” номинациясен сайладык. Сабабызның матур табигатендә ярты көн видеога төшереп, кичкә әнием видеоны монтажлап, эшебезне юлладык китапханәгә.

Көн артыннан көн үтте. Сез “Яхшы видеобизәлеш” номинациясендә 1 урынны алдыгыз дигән хәбәр килеп төште әниемнең почтасына. Ииии ул куанулар.... Менә 17нче март көнне Саба район китапханәсендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Җиңүчеләрне Саба район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм абый Заһидуллин котлады.

Чарада бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Безгә видеоконкурста катнашу ошады. Алда тагын да шундый конкурсларда катнашырга насыйп булсын безнең гаиләбезгә.
 
Лиана Тимергалиева, 6нчы сыйныф укучысы, Саба районы, Килдебәк урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев