Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гаилә – бала – гимназия арасындагы дуслык күпере

Әти-әниләр балалары белем алучы уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торырга тиешләр.

Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә – Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы. 

Әйе, баланың ничек тәрбияләнүе, кайсы сыйфатларының ачылуы гаилә тәрбиясеннән тора. Ләкин гаилә ул ниндидер үз эченә генә бикләнгән урын түгел. Гаилә җәмгыять белән турыдан-туры бәйләнештә. 

Төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җыя торган кечкенә «дәүләт» ул — уку йорты. Әти-әниләр балалары белем алучы уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торырга тиешләр.
13нче февраль көнне гимназиядә Гаилә елы һәм «Гаилә һәм мәктәп – ышаныч җепләре» муниципаль проекты кысаларында 7нче В сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре белән берлектә «Директор белән иртәнге аш» исеме астында, гимназия директоры Мирзаянов Азат Фәрит улы катнашында эшлекле очрашу үтте. 

Очрашуны сыйныф җитәкчесе гаилә турында гыйбрәтле кыйсса сөйләве белән башлап җибәрде. 

«Без мәктәп һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне формаль түгел, ә эчкерсез һәм җылы итәргә, бу мөнәсәбәтләрдә психологик уңайлылык тудырырга омтылабыз,» — диде әңгәмә вакытында Азат Фәритович. 

Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге, шулай ук балаларның характеры, белеме, әхлак дәрәҗәсе хакында җентекләп сөйләшү дә җылы атмосфера астында үтте. Әниләр, укучылар үзләренең сорауларына тиешле җаваплар кабул иттеләр. Очрашу ахырында, гаиләләр баласы белем ала торган уку йорты белән тыгыз элемтәдә торырга тиеш дигән нәтиҗә ясалды.

Гөлшат Солтанова, Мөслим гимназиясе 7нче В сыйныфы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев