Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Гаффар дәвамчылары исемлегендә буласым килә!

Күптән түгел Балык Бистәсе районы Балалар Иҗат Үзәгендә бик җылы очрашу булып узды. Бу чара якташ язучыбыз Әхәт Гаффарны искә алу, яшь иҗатчыларны бүләкләү максатыннан үткәрелгән иде.

Очрашуга язучының кызы Сөмбел Гаффарова кайткан иде.   Ул әтисе турында бик матур истәлекләр сөйләде. Язучы исән булмаса да, без аны үзебезнең арабызда кебек хис иттек. Бу кичәгә башка язучылар да: Тәлгать Галиуллин, Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов, Алинә Бикмуллина килгән иде. Алар үзләренең тормыш юлы һәм иҗатларын, Әхәт Гаффар турында кызыклы хәлләрне, вакыйгаларны искә төшерделәр. 
Кичәнең икенче өлешендә район мәктәпләрендә актив иҗат итүче балаларга дипломнар тапшырдылар, бүләкләр бирделәр. Алар арасында безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Мингарипова Әдилә апа да бар иде. Минем дә Гаффар дәвамчылары исемлегендә буласым килә. 5 нче сыйныфтан бирле әкиятләр, кечкенә-кечкенә хикәяләр язам. Алар “Авыл офыклары”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында басыла.
 Бу кичә кызыклы булу сәбәпле, минем өчен бик тиз узып китте. Кайту юлында да без укытучыбыз белән гел шул кичә турында сөйләштек. Мондый очрашулар тагын булыр дип көтеп калабыз.


 Дилбәр Мифтахова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Фотолар rsloboda-rt.ru сайтыннан һәм социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев