Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Габдулла Тукай эзләре буйлап

«Саба якларына килә калсагыз, «Тукай» паркына кермичә китмәгез, яме» дип яза безгә Саба гимназиясенең 3 «Б»сыйныфы укучысы Алисә Маликова.

Исәнме «Көмеш кыңгырау»ым минем. Менә җәйге озын каникуллар тәмамланып, укулар башланды. Мин 3нче сыйныфка күчтем. Җәен дә синең һәр битеңне яратып укыдым, конкурсларыңда катнаштым. Син минем якты маягым булып торасың. Син булганда, татар телебез үсә, камилләшә.

Минем синең белән уку дәверендә дә, төрледән-төрле конкурсларыңда катнашып, яңалыкларым белән бүлешәсе килә. Менә бүген дә язуымның сәбәбе бар. Безнең бит Саба район һәм балалар китапханәсе янында, бик тә матур «Тукай» паркы ачылды. Китапханәче апалар паркта төрле чаралар, аудиокитап тыңлаулар, мастер класслар оештыралар. Менә Илсөяр апа белән Әдилә апа безнең сыйныфка «Габдулла Тукай эзләре буйлап» дип исемләнгән квест уен үткәрделәр.

«Габдулла Тукайның китап битләреннән», «Габдулла Тукай турында кызыклы фактлар», «Сорау миннән, җавап синнән», «Дөрес яки дөрес түгел» һәм башка мавыктыргыч тукталышлар буйлап сәяхәт итеп, пазллар җыйдык. Ә соңгы тукталышта пазлларны берләштердек һәм Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте рәсеме барлыкка килде.

Без китапханәче апалар алдында сынатмыйча, актив җавап биреп, белемнәребезне һәм осталыкларыбызны күрсәттек. Чара ахырында «Туган тел»не җырладык. Әле безгә истәлек итеп «Шүрәле» китабын да бүләк иттеләр. Менә шундый күңелле чарада булдык без. Саба якларына килә калсагыз, «Тукай» паркына кермичә китмәгез, яме.

Алисә Маликова, 3 "Б"сыйныфы Саба гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев