Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Файдалы ял 

– Әни, әни, лагерьга урыннар бар ди, мин дә барыйм әле, Чулпан да барам диде, - дип, урамнан кош тоткандай очынып, дәртләнеп кайткан Миләүшәгә, әнисе шунда ук: “Юк!” дигән җавап кайтарды.

Әле аның белән генә дә бетмәде: “Басудагы 2 гектар чөгендерне, 2 бакча бәрәңгене кем кәтмәнли, ихатадагы кош-котларны кем карый?” - дип тә өстәде.

Миләүшә, әлбәттә, әнисенә каршы килә алмады, бары тик чоланга кереп үкси-үкси елады да, тынычланды. Шулай итеп, лагерьга бару теләге сүнде, чөнки  9-10 яшьлек кенә булса да, ул йортта зур таяныч иде. Заманасы шул иде шул, 90нчы еллар, колхозларның гөрләп торган вакыты. Җәй җиттеме чөгендере, печәне, бәрәңгесе, көтүе һәм башка санап бетергесез эшләре көтеп тора. Ул чорда тәпиенә басып йөргән бөтен кеше урамда, хәрәкәттә иде....
...Миләүшә дигәннәре, шул мин үзем инде ул. Мине лагерьга җибәрмәгәнгә әниемә дә, әтиемә дә үпкәләмим, ләкин балачакта бик теләп тә, тормышка ашмаган хыялларым күп булды минем. Шуңа күрә дә, балаларымны андый шатлыклардан мәхрүм итмәскә тырышам. Аякны юрганга карап сузып, теләгән җирләренә алып барырга, сораган ризыкларын алып бирергә, охшаган киемнәрен сатып алырга тырышабыз. Быел бигрәк тә безнең җәй “урак өсте”нә   туры килде. Исламга да, Асылъярга да лагерьда ял итәргә насыйп булды. 
«Мизгел» яшьләр үзәге тәкъдиме белән Исламның эшләрен  “Алтын каләм” һәм “Биләр форум” фестивальләренең конкурсына җибәрдек. Нәтиҗәдә, Ислам сайлап алу турын узып, ике фестивальгә дә юллама алды. Кызганыч, имтиханнар вакытына туры килү сәбәпле, “Алтын каләм” гә бара алмады. Ә “Биләр-форум”да 1 атна ял итеп кайтты. 
«Мизгел» яшьләр үзәге Исламны илтеп кую, алып кайтуны оештырды, аның җитәкчесе Зөлфия Азатовнага, ярдәмче кызларга зур рәхмәт. 
 

... Без, ял итәргә килгән балаларны, отрядларга бүлеп, палаткаларга урнаштырдылар, һәр отрядның билгеләнгән вожатые бар иде. Ашату бик яхшы һәм тәмле булды. Төрле кызыклы чараларда, очрашуларда катнаштык, квестлар уйнадык. Вәрәшбаш авыл клубының “Сердәш” төркеменә йөрүемнең, 7 нче сыйныфтан авыл сәхнәсендә театр уйнавым бушка китмәде. Форумга да театр юнәлеше буенча узган идем. Беренче кастингта ук Муса Җәлилнең “Бер шигырь” шигырен сөйләп, төркемгә эләгеп, төрле сценкалар куйдык. Бигрәк тә кичләрен күңелле узды. Төркем-төркем яшьләр я гитарада уйный, я гармунда сыздыра, я төрле шөгыльләр табып, әңгәмәләр оештыра.  Гомумән алганда, лагерьда бер генә минут та бушка узмады. Һәр көн файдалы үтте. 6 көн буена гел икенче дөньяда яшәп кайттым, дуслар таптым. Ял итү бик ошады, - дип үз фикере белән уртаклашты Ислам. 

Асылъяр да җәй дәвамында өч лагерьда булды инде, икесе көндезге лагерьлар, ә өченчесе “Урман иле” лагеры. “Урман иле” лагеры, мин бара алмаган, минем хыялда гына калган урын инде ул. Үзем дә аны беренче тапкыр күрдем. Андагы саф һава, андагы матурлык. Тирә-юнь чип-чиста, бала-чага тавышыннан урман яны яңгырап тора. Килгәндә үк тәрбиячеләрнең көләч йөзләре, тәмле телләре каршы алды. Шунда ук, Асылъярга монда күңелсез булмас дип ышанып кайтып киттек.

7 көн дәвамында балаларга нинди генә чаралар оештырмадылар: төрле кызыклы уеннар, тәрбияви чаралар, табиблар белән очрашулар, мастер-класслар. Бу сменада 80 бала ял иткән. Малайлар һәм кызлар өчен уеннар аерым оештырылды. Һәр вожатый үз эшен белеп, балаларга шәхси якын килеп эшләде. Районның мәктәп коллективлары килеп, балаларга төрле уеннар оештырдылар. Боларның барысы турында да Асылъяр лагерьдан кайткач, көн буена сөйләде-сөйләде дә, иң ахырдан: “Ни дисәң дә, үз өеңдә рәхәтрәк инде, әнием,” – дип, сүзен тәмамлап куйды. Балаларга күңелле ял оештырган өчен вожатый апа-абыйларга, балаларның иминлеге өчен җавап биргән  лагерь җитәкчесе Илшат Закировка, документлар белән эшләүче Эльза исемле кызга, сакчы абыйларга, тәмле ризыклар белән сыйлаган апаларга Ходай сәламәтлек бирсен. Башка елларда да мондый очрашулар насыйп булсын. Иң мөһиме, илләребез тыныч булсын.
 
Миләүшә, Ислам, Асылъяр  Хәсәновлар, Мөслим районы Вәрәшбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев