Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Факил Сафин иҗаты буенча лэпбук ясадык

Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбе китапханәсендә «Факил Сафинның китаплар дөньясы» диеп аталган класстан тыш лэпбук ясау дәресе булды.

25нче апрель көнне Чаллы шәһәренең 4нче мәктәбе китапханәсендә «Факил Сафинның китаплар дөньясы» диеп аталган класстан тыш лэпбук ясау дәресе булды. 

Без, 5нче В сыйныфы укучылары китапханәче Хәсәншина Илнура Миннегаян кызы, сыйныф җитәкчебез Тямаева Зөһрә Илдус кызы белән бу чарада катнашык.

Без Факил Сафинның тормыш юлы, иҗаты белән генә танышып калмадык, аның шигырьләре, хикәяләре аша биремнәр дә үтәдек, шигырьләрен укыдык, карточкалар аша календарьлар төзедек, рәсемнәр ясадык, хикәяләргә глоссарий ясадык, шигырьләргә синквейн ясадык, шигырьләргә сораулар төзедек. Эшләгән эшләребезне лэпбукка беркетеп чыктык. 

Китапханәче апа безгә ике төркемдә дә актив катнашканыбыз өчен бүләкләр таратып чыкты. Безгә бик ошады. Безне шушы чарага чакырган өчен китапханәче Хәсәншина Илнура Миннегаян кызына, сыйныф җитәкчебез Кәримова Тямаева Зөхрә Илдус кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

4нче мәктәпнең 5нче В сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев