Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Файдалы очрашулар

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Ир намусы – ил намусы» дип исемләнгән чара булып узды.

Ул мәктәптә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда алып барылган проект эшчәнлегенә һәм шушы исем астында стенд ачылуга багышланды. Очрашу озак вакытлар музей буенча алып барылган проект эшчәнлеген күрсәтү, туган як тынычлыгын саклауга үз өлешләрен керткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплау максатыннан уздырылды. Проект 4 өлештән торды: үз хезмәт вазифасын үтәгәндә вафат булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гелүс Шәрәфуллин, сугышчы-интернационалистлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән укучыларыбыз һәм хәзерге көндә Украинада барган махсус хәрби хәрәкәттә катнашучылар. Һәрберсендә алар турында мәгълүматлар, аларның фотолары урнаштырылган. Чарабызның хөрмәтле кунаклары Гелүс абыйның тормыш иптәше Шәрәфуллина Альбина апа, Әфган сугышы ветераны Хамматуллин Фикус абый, озак еллар мәктәптә егетләргә башлангыч хәрби әзерлеккә өйрәтүче лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыбыз Латыйпов Рәшит абый, ватанпәрвар егетләр үстергән Сәлимова Хөллия апа, махсус хәрби операциядә катнашып кайткан Гизамов Илсур, аның тормыш иптәше, район эчке эшләр бүлеге вәкилләре Басыров Радик һәм Бәдертдинов Динар һәм җирлегебез башлыгы Кашбразиев Илшат абыйлар булды. Һәрберсе шушы кичәгә чакырган өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм балаларга үз туган җирләренең патриоты булып үсәргә, авырлыклар алдында югалып калмаска, тәрбияле булырга дип үз киңәшләрен җиткерделәр. Бу чара килгән кунаклар, укытучылар, балалар күңелендә озак сакланыр дип ышанабыз.

Мәрданова Әдилә Әхсән кызы, Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев