Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Файдалы очрашу

Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Шәйдуллина Назлыгөл һәм Вәлеева Илина файдалы очрашу турында язып җибәргәннәр.

2023 елның 24нче гыйнварында безнең Аккүз мәктәбендә бик мөһим чара үткәрелде.

Актлар залында без Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы юл хәрәкәте 
куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова һәм административ законнарны үтәү инспекторы, полиция лейтенанты Ч. Р. Габидинова белән очраштык. Әлеге чараның максаты Ґ– балалар юл-транспорт 
травматизмын профилактикалау.

Чулпан Ринат кызы безне юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды һәм юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен билгеләде. Очрашу барышында «мопед» 
төшенчәсенә билгеләмә бирелде, машина йөртү таныклыгының ничә яшьтән бирелүен аңлатты, аның категорияләрен, шулай ук мопед, скутер һәм велосипед белән идарә итүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләре 
пунктларына тукталдылар.

Ләйсән Рәдиф кызы безгә юлларда, җәяүлеләр кичү урыннарында һәм җәмәгать транспортында үзебезне ничек тотарга кирәклеге турында, автотранспорт өчен махсус җайланмалар һәм аларны куллану кирәклеге турында сөйләде. Ул куркынычсыз маршрутның нәрсә икәнлеген һәм киемдә яктылык кайтаручы элементларны ни өчен кирәклеген һәм җәяүлеләргә көннең караңгы вакытында ничек ярдәм итүләрен сөйләде. 
Моннан тыш, ул җәяүлеләр йөрү өлешендә булган вакытта куркынычны аңлауны үстерү юл-транспорт травматизмын киметергә мөмкинлек бирер дигән ышаныч белдерде.

Чара ахырында Ләйсән Рәдиф кызы безгә махсус аңлатмалылыклар таратты. Очрашу ахырында алар юлда сак булырга кирәклекне кисәттеләрһәм барыбызның исән-имин булуыбызны теләделәр. 
Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Шәйдуллина Назлыгөл һәм Вәлеева Илина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев