Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Эх, күңелле каникул!

Ял, ни әйтсәң дә ял инде, тырышып укыр өчен яңа көч, яңа дәрт өсти!

Үзем яратып укый торган Чыңгыз Айтматов исемендәге 1нче гимназиядә көтеп алынган көзге каникул башланды. Ул минем өчен ял итү, спорт белән шөгыльләнү, үзем өчен яңалыклар ачу, дуслар табу вакытына әйләнде.

Ялны оештыручы апалар белән төрле мавыктыргыч уеннар уйнадык без. Лагерьдагы уеннарның саф һавада уза торганнары бигрәк тә шәп бит аның, тик каникулга киткәнче сыйныф җитәкчебез Ләйсән Рәшитовна сөйләгән тормыш иминлеге кагыйдәләрен дә истән чыгармадык – сак кына уйнадык.

Рәсем конкурслары, иртәнге зарядкалар, «Олимп» боз сараена экскурсияләр дисеңме – барысы да ошады миңа. Бигрәк тә истә калганы — С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсенә кунакка бару булды. Рәмзия апа безгә «Ушинский китапларын укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрде.

Константин Ушинский укучыларга җиңелрәк аңлашылсын өчен ярдәмче дәреслекләр төзегән остаз да икән бит. Әле тагын язучының тормыш юлы, әкиятләре, хикәяләре белән таныштык. Моннан ике йөз ел элек туса да, аның китаплары һаман да укыла. «Гусь и журавль», «Два козлика», «Дедушка» исемле хикәяләрен без дә кычкырып укыдык. Соңыннан К.Ушинский әкиятенә нигезләнеп төшерелгән «Варёный топор» мультфильмын карадык. Менә шулай, дуслар, санаулы көннәр сизелми дә узып китте ул! Ял, ни әйтсәң дә ял инде, тырышып укыр өчен яңа көч, яңа дәрт өсти!

Кукмара районы Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 2 б сыйныф укучысы Рәхимов Рушан Ильдарович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев