Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Эшләпәләр музеенда

Каникуллар да үтеп китте. Без сыйныфташларым белән Нократ Аланы шәһәрендә урнашкан музейларда булып кайттык.

Каникуллар да үтеп китте. Без сыйныфташларым белән Нократ Аланы шәһәрендә урнашкан музейларда булып кайттык. Шуларның берсе «Коммуналка» дип атала иде. Монда элекеге заман йорты һәм әби-бабайларыбызның кулланган әйберләре бар. Мотоцикллар, дисклар, хәтта уенчыкларын да күреп кайттык.

Икенче музей Эшләпәләр музее иде. Анда без төрле халык баш киемнәрен карадык. Иң күңеллесе — әкият геройларының баш киемнәрен киеп карау булды. Соңыннан без Нократ елгасы ярында йөрдек. Бу көн биик якты, кызык һәм күңелле узды!

Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев