Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Элвин Грей "Сәләт" мохитен тоеп кайттылар!

Быел Сәләт лагерының эшчәнлеге аеруча кызу булды!

Берсеннән-берсе кызыклырак аланнар һәм форумнарда Татарстанның сәләтле яшьләре ял итеп, көч туплап кайттылар.  Әмма иң кызу, иң шәп узганнары – Media Biler Forum белән  IT Biler Forum булды. Беренчесенә күпләргә "Уфтанма" җыры аша таныш Элвин Грей  килсә, икенчесендә исә Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе булып кайтты!

Элвин Грей: "Сәләттә ял итүдән үзем дә баш тартмас идем"

Башкортостанның һәм Татарстанның эстрада йолдызы, Элвин Грей изге Биләр җиренә Media Biler Forum ның ябылу көне, 25нче июльдә килде. Танылган җырчы белән очрашуга барлык сәлкешләр дә "Корылтай сәхнә"сенә  җыелдылар.

"Сәлам, Сәләт! Сәлам, сәлкешләр! " – дип Сәләт Биләр җире  белән исәнләшүдән башлады сүзен Радик абый Юлъякшин. Баксаң, тылсымлы "Сәләт" мохите хакында Радик абый да ишеткән икән! " Сездә шундый җылы һәм рәхәт, минем  балаларым әле монда ял итәчәк", – дип бүлеште ул фикере белән.

Сәлкешләргә һәм әйдаманнарга исә уникаль мөмкинлек туды – сәхнә йолдызына теләгән сорау бирү!  Нинди генә сорауларга җавап бирмәде Радик абый...  "Популяр булуның плюслары гына түгел, минуслары да шактый. Ипи алырга кергәндә дә, автограф сорап йөдәтәләр. Шуңа күрә, күбрәк кичен урамга чыгам", – дип уфтанып куйды ул. Иң зур хыялга килгәндә, җырчы гаилә бәхете, якыннарың белән үзара тату, җылы мөнәсәбәттә торуын тели икән.

Соңыннан, очрашу тәмам булгач, Элвин Грей үзенең шедеврга әйләнгән "Уфтанма" җырын җырлады. Мең дә йөз илле сәлкеш җырчыны басып алкышладылар, Радик абыйның көчле, моңлы тавышы сирәк кешенең күңеленә үтеп кермәгәндер.

Аннан соң, Элвин Грейдан барлык тамашачылар белән уртак фотога төште һәм, кабат килергә сүз биреп, юлга кузгалды.

 IT Biler Forum кунагы – Рөстәм Миңнеханов

Media Biler Forum  тәмамланып, сәлкешләр өйләренә таралышканнан соң, Биләр җире яңадан гөрләп терелде. IT Biler Forum 27нче июльдә тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде. Ә 28нче июльдә изге Биләр җиренә инде көтелгән кунак – Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп җиткән иде.

Белгәнебезчә, президентыбыз 2022 елны республикада цифрлаштыру һәм яңа технологияләр елы дип игълан итте. Ә IT  форумда нәкъ менә программалаштыруга, яңа технологияләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов форумга кунакка шул уңайдан килде дә. Сәләт яшьләр үзәгенең директоры Айгөл апа Габдрахманова Рөстәм абый Миңнехановка Биләр җире буйлап экскурсия оештырды. Мастер-класслар уза торган шатерларны, палаткаларны, сәхнәне, ашханәне күрсәтеп, презитентыбызны сәлкешләр, әйдаманнар һәм башҗитәкләр белән таныштырып чыкты. Рөстәм абыйга "Сәләт"тә ошады. Ул барлык яшүсмерләргә әлеге мөмкинлектән файдаланып, тылсымлы Сәләт мохитен тоеп карарга киңәш итте.

Сүз уңаеннан

Кадерле дустым! Ә син Сәләтнең географиясенең киңәйгәннән киңәя барганын беләсеңме? Хәзерге көндә, Крым Республикасында, Кара Диңгез буенда "Сәләт Аршан" һәм "Сәләт Җилкән" сменалары эшләп килә.  Сәлкеш-дусларың белән, татар мохитендә ял итеп, диңгездә коенуның нинди рәхәт икәнен беләсеңме? Әйе, диңгез һәм Сәләтне кушкач,  искиткеч шәп һәм рәхәт ассорти килеп чыга! Озын сүзнең кыскасы, җәеңне онытылмаслык итеп үткәрәсең килә икән – тизрәк кушыл сәлкешләр рәтенә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев