Экскурсиядә булдык
Быел шәһәребезнең янгын частендә, театрда булырга өлгердек.
Мин шәһәребезнең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә 2 В сыйныфында укыйм. Класс җитәкчебез Алсу Миңнемөхәммәт кызы белән ай саен төрле кызыклы җирләргә йөрибез. Экскурсияләр оештыруда әти-әниләребез ярдәм итә.
Быел әле беренче чирек бетергә дә өлгермәде, инде шәһәребезнең янгын частендә, театрда булырга өлгердек.
54нче янгын частендә безгә янгын сүндерү машиналарын күрсәттеләр, музейда булдык, хәтта суны да үзебез сиптереп карадык.
Сыйныфташлар белән бергә вакыт үткәрү шундый күңелле, без тагын да ныграк дуслашабыз.
Минеханов Данияр, 2 нче гимназия 2 В сыйныфы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев