Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Экологик сукмак буйлап

8нче балалар китапханәсе «Светлячок» балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә «Экологик сукмак буйлап» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрде.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә-тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атаган. Бу чыннан да шулай. Табигатьнең гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без китапханәчеләр һәм тәрбиячеләр бурычлы. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Шушы максаттан чыгып 8нче балалар китапханәсе «Светлячок» балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә «Экологик сукмак буйлап» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрде.

Чара «Яшел могҗиза – җир» китап күргәзмәсенә күзәтүдән башланды, анда экология, хайваннар һәм үсемлекләр, табигать могҗизалары турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.

Китапханәче чара кунакларын экологик бәйрәмнәр, мәкальләр, табышмаклар, шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар бик теләп  «Экологик калейдоскоп» интерактив уенында  катнаштылар. Яшь укучылар рәхәтләнеп һәм дәртләнеп төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, мәсәлән, «Кулда нәрсә икәнен бел», , «Чүп-чарны аерыгыз», «Дүртенче артык» һ.б. Чара «Мин яшел планета өчен!» бию флешмобы белән тәмамланды.

Лилия Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев