Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Экология – һәр кешенең эше

Актаныш районы Югары Яхшый мәктәбендә экология юнәлешендә бик күп эшләр башкарыла. Уңышларыбыз да зур.

Без, «Экология – һәр кешенең эше» Халыкара конкурсында катнаштык. Татарстан Республикасы (Көнчыгыш зона) дәүләт күзәтүе бүлеге начальнигы Ленар Гәрәфетдин улы Низаметдинов, инспекторлар Осина Анна Игорь кызы һәм Осипова Лада Сергей кызы Югары Яхшый мәктәбендә кунакта булдылар. Кунакларыбыз безне җиңүебез белән котладылар, кыйммәтле бүләк белән сөендерделәр.

«Экология дәресе» барышында, Ленар Гәрәфетдин улы табигатебезгә, үсемлекләргә һәм хайваннарга карата сакчыл карашта булыга кирәклеге турында аңлатты. Калдык кәгазьләрне, пластмассаларны һәм пыяла калдыкларны аерып җыю ысуллары турында сөйләде. Ленар Гәрәфетдин улы укучыларның белемнәрен дә сынап карады. Сорауларга иң күп җавап биргән өч укучыбызга да бүләкләр тапшырылды. Айнур Сибатов «Экология һәр кешенең эше» конкурсының логотибы төшерелгән футболкага ия булды.

Очрашу барышында инспекторлар Анна Осина һәм Лада Осиповалар, балаларга «Мәктәп эко-патруле», «Эко-лидер», «Эко-яз» кебек республика конкурсларында катнашу кагыйдәләрен аңлатты. Кунаклар укучыларның үз куллары белән табигый материаллардан ясалган эшләнмәләрен, «Кошлар – безнең яклауга мохтаҗ» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсен яратып карадылар. «Могҗизалы ботаклар» дип исемләнгән букетлар күргәзмәсе белән дә таныштылар. Укучыларыбызның, кәгазьләр һәм тотылган батарейкалар җыеп, әйләнә-тирә мохитне саклауга ничек үз өлешләрен кертүләре турындагы, эчтәлекле чыгышларын тыңладылар.

Әйе, чыннан да, экология юнәлешендә бик күп эшләр башкарыла. Укучылар төрле экологик акцияләрдә катнашалар, конкурс-конференцияләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. Кош оялары ясау, җимлекләр элү, агачлар утырту, су буйларын, тирә-юньне чүптән арындыру һәм башка бик күп чаралар һәрдаим башкарыла.

Быел да уңышларыбыз бар. Мисал өчен, Мусина Әдилә һәм Сибатова Фирүзә республикакүләм экологик конференциядә үзләренең фәнни эшләре белән беренче урынны яулап Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дипломына ия булдылар.

Табигатьне саклау юнәлешендә актив эш алып баручы, төрле конференцияләр җиңүчеләре Уразбахтин Ралиф белән Сибатов Айнур, Казан шәһәрендә уздырылган «Экология елы»н йомгаклау тантанасына чакырылып, икесе дә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булдылар. Укытучыбыз Рәзилә Ринас кызы да рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ленар Гәрәфетдин улы мәктәбебезнең экологик эшчәнлегенә бик яхшы бәя биреп китте, кунаклар эшебезне киләчәктә дә шушындый югарылыкта алып барырга кирәклегенә басым ясадылар.

Фирүзә Сибатова, Ралина Уразбахтина, Актаныш районы Югары Яхшый мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев