Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дус­тым Дил­бәр

Дил­бәр бик ма­тур кыз. Ул җыр­лар­га яра­та. Аның та­вы­шы ма­тур. Сүзем якын дустым турында.

Ми­нем бик күп дус­ла­рым бар, тик иң якы­ны – Дил­бәр. Без аның бе­лән ба­ла ча­гы­быз­дан дус. Авыр­лык­лар бул­са бу­лы­ша­быз, сер­ләр бе­лән ур­так­ла­ша­быз. Дил­бәр­гә 14 яшь, ул 8 нче сый­ныф­та укый. Ә мин 6 нчы сый­ныф­та гы­на бул­сам да, без ба­ры­бер бер­гә, өй­лә­ре­без дә якын, өч өй ар­кы­лы гы­на яши­без. Шу­лай ту­ры ки­лү­ен әйт әле син, ту­ган көн­нә­ре­без дә бер ай­да.  Ул ми­ңа дис­тан­ци­он уку ва­кы­тын­да бик бу­лыш­ты. Без­гә ки­леп, дә­рес­ләр­дә бер­гә уты­ра идек.

Дил­бәр бик ма­тур кыз. Ул җыр­лар­га яра­та. Аның та­вы­шы ма­тур. Ул «Соз­вез­дие-Йол­дыз­лык»­та да­и­ми кат­на­ша. Шу­лай ук га­зе­та­лар­га мә­ка­лә, хи­кәя,әки­ят­ләр дә яза. Үп­кә­лә­шә­без икән, ике ми­нут­тан ук дус­ла­ша­быз. Ми­нем шун­дый дус­тым бул­ган­га мин бик шат.

Ра­ми­лә Га­ри­по­ва, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Кү­гәр­чен мәк­тә­бе, 6 нчы сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев