Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дуслык күпереннән кулга-кул тотынышып атлыйбыз!

Мин Арча шәһәрендә яшәсәм дә, Зур Бирәзә авылы башлангыч мәктәбенә йөреп белем алам. Ул минем әнием, туганнарым укыган мәктәп.

Мин Арча шәһәрендә яшәсәм дә, Зур Бирәзә авылы башлангыч мәктәбенә йөреп белем алам. Ул минем әнием, туганнарым укыган мәктәп. Мәктәп тормышы бик күңелле һәм файдалы уза безнең. Укытучыбыз безне белемле итү өчен күп көч куя. Ә без дәресләргә бик тырышып әзерләнәбез һәм яхшы билгеләр генә алып укыйбыз. Тәнәфесләрдә барыбыз бергә төрле уеннар уйныйбыз, башваткычлар чишәбез. Мәктәбебезгә кунаклар да күп килә. Төрле чараларда катнашып призлы урыннар да яулыйбыз. Укытучыбыз белән табигать кочагына чыгабыз, алган белемнәребезне ныгытабыз. Без бик тату. Дуслык күпереннән кулга-кул тотынышып атлыйбыз.
Динә Саттарова, 3нче сыйныф укучысы, Арча шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев