Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дуслы җәй - күңелле җәй

Минем каникулларым дуслар белән үткәнгә шатмын.

Инде мәктәп чоры җитте. Дус кызлар белән очрашкач, җәен ничек вакыт уздыруыбыз турында сөйләшергә тотындык. Мин лагерьда ял итүем белән бүлештем. Анда үткәргән һәр мизгел күңелемдә калды. Лагерьда күп яңа дуслар таптым. Алар төрле шәһәрләрдән җыелган. Яңа дусларым белән араны өзмибез, гел аралашып торабыз.

Минем дусларым бик күп. Әби бабай янына кайткач та ялгызым уйнамыйм. Җәйге кояш астында чәчрәтә-чәчрәтә су керүләре ни тора. Мәктәптәме, авылдамы дусларсыз күңелсез булыр иде. Минем каникулларым дуслар белән үткәнгә шатмын. 

Бурганова Әминә, «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясе, 5нче Б сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев