Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Достоевский иҗатына үзенчәлекле караш

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә «Россия байлыгы – Достоевский!» исеме астында әдәби чаралар үтә.

Ни өчен классик әдәбият һәрвакыт заманча һәм актуаль? Хәтта 21 нче гасырда да рус язучысы Федор Михайлович Достоевскийның әсәрләре бүгенге укучыга кызыклы һәм актуальлеген югалтмый. Чынбарлыкта кием-салым, чәч киселеше, бүлмә бизәлеше һ.б. гына үзгәрә, ә менә дәрт, нәфрәт, мәхәббәт, үкенү, кызгану, комсызлык, үз-үзеңне корбан итүгә ихтыяҗ теләсә кайсы чор кешеләренә хас. Шуңа күрә китапханәләр дә Достоевский темасына бик еш мөрәҗәгать итәләр. «Пушкин картасы» программасы кысаларында Чаллы 
шәһәренең үзәк китапханәсендә «Россия байлыгы – Достоевский!» исеме астында әдәби чаралар үтә.
Видеолекторий рәвешендә узган чараның төп темасы – «Бөек биш китап». Чарада язучының биш зур романының рәсми булмаган циклы тәкъдим ителде. Бу романнар «Преступление и наказание» «Идиот», «Бесы», «Подросток», «Братья Карамазовы» дип аталалар. Кичәдә әсәрләрнең мотивлары буенча төшерелгән кинофильмнардан өзекләр күрсәтү прозаикның ниятен тулысынча аңларга, әсәрләрнең асылын тирәнрәк төшенергә һәм аларның төп персонажларының характерын тулысынча ачарга мөмкинлек бирде. Укучылар Чаллы рәссамы Виктор Романович Семыкинның «Достоевскиның Петербургы» исемле рәсемнәр циклы нигезендә әзерләнгән виртуаль-сәяхәттә булдылар.

В. Р. Семыкин - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән рәссам. Ул Достоевский яшәгән, йөргән, һәм аның роман геройлары газап чиккән урыннарда йөреп, гади карандаш ярдәмендә подъезд һәм ишекалларын, баскыч, капкаларын да сүрәткә төшерә. Рәссам пумаласыннан Екатерина каналы ярындагы күперләр, яр буендагы тимер юл, подъезд, йорт-коелар, урамнар да читтә калмый. Аның күп картиналары бөек прозаик китапларына әзер иллюстрацияләр.

Әдәбият, кино һәм рәсем сәнгатенең мондый бәйләнеше Федор Михайловичның, аның әдәби геройларының масштаблы, катлаулы дөньясын төгәлрәк аңларга мөмкинлек бирә. Достоевский һәм башка классикларның әсәрләре нинди генә яшьтә булуга карамастан үзеңдә яхшы әдәби күзаллау тәрбияли, тирә-юньдәге чынбарлыкны тоярга мөмкинлек бирә.

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе, Бурганова Резеда.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев