Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дөньяны матурларга теләп

Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәктәбендә якташыбыз — Лилия Фәттахова белән күңелле очрашу узды.

Көннең яктылыгы — кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда булса, кешегә кирәкле белем китапта. Киштәләрдә якташ язучыларыбызның китапларын күрү күңелгә рәхәтлек бирә һәм ни дисәң дә синең белән бер төбәктә, районда туып үскән каләм тибрәтүчеләрнең иҗаты үтә дә матур, күңелгә якын була. 

«Дөньяны матурларга теләп» дигән чарада булдым. Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәктәбендә якташыбыз — Лилия Фәттахова белән күңелле очрашу узды. Лилия апа — уй-хыялларын җанландырырга сәләтле, үз дөньясына алып кереп китә алучы уникаль шәхес. 

Очрашуга 7-10нчы сыйныф укучылары килгән иде. Алар Яңа Чишмә районының энҗе ташы — прозаик, шагыйрә апабызның иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар. Бәйрәм кичәсенең буеннан-буена җыр-моң, Лилия апаның искиткеч шигырьләре яңгырады.

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова һәм Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты каршында чыгыш ясау, билгеле, җиңелләрдән түгел. Лилия апа үзе дә: «Кеше тормышында дулкынландыргыч урыннар була бит, минеке — бу мәктәп», дип әйтеп узды.

Укучылар белән аралашкан вакытта Лилия Фәттахова актуаль проблема күтәрде һәм бу, әлбәттә, әлеге катлаулы вәзгыятьтә телебезне саклап калу. Аның сүзләре безне моңсуландырды һәм шул ук вакытта үз көчебезгә ышанырга, ата-бабаларыбызның рухына тап төшермәскә этәргеч бирде. Лилия апаның һәр сүзе уйланырга, фикерләргә мәҗбүр итә. 

Бу очрашуда катнашучыларның һәркайсында бары тик уңай тәэсирләр генә калды дип уйлыйм. Кичәне оештыручыларга, Лилия апага ерак араларны якын итеп килгән өчен зур рәхмәт!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев