Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дөньядагы иң әйбәт әти

Минем әтием — Тәүфыйк исемле. Ул дөньядагы иң әйбәт әти.

Минем әтием — Тәүфыйк исемле. Ул дөньядагы иң әйбәт әти. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Барысын да булдыра. Әтием бик тәртипле, акыллы. Бер начар гадәте дә юк. Биш вакыт намазын калдырмый. Миңа да догалар өйрәтә. Ул бик ярдәмчел. Ярдәм сорап кем генә килсә дә кире бормаска тырыша. Әтием мине бик ярата. Без бергә балыкка йөрибез. Кышын хоккей уйныйбыз. Ул безгә, хоккей уйнаганда өшемәс өчен, җылы будка да ясап бирде. Актанышка бассейнга да йөртә. Өй эшләрен эшләгәндә дә әни белән гел ярдәм итәләр. Мин әтиемне бик яратам. Булышырга тырышам. Әтиемә сәламәтлек, озын гомер телим.

Камил Гарипов, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев