Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дини белем дә кирәк

Мәчеткә менеп, мин күңелемә тынычлык, рәхәтлек алып төшәм.

Мин,  Әмир Кәримуллин, табигатьнең иң гүзәл урынында урнашкан Күгәрчен авылында яшим. Ике катлы мәктәптә  белем алам. Бөтен балалар кебек, мин дә ашарга, йокларга, уйнарга яратам. Төрле түгәрәкләргә йөрим. Бигрәк тә спорт  түгәрәкләрен яратам. Төрле ярышларда катнашам. Анда барып, җиңү яулау гына түгел, яңа дуслар табу да күңелле. Сыйныфыбыз да бик тату.
Гаиләмә килгәндә, өйдә дә мин шук, наян малай. Дәү әнием, әти-әнием һәм абыемның кәефләре гел күтәренке булсын дип, төрле кызыклы хәлләр сөйләп, аларны көлдереп, йөзләре гел елмаюлы булсын дип яшим. Һәммәбезгә мәгълүм, илебездә барган афәт бар кешене дә борчуга салды. Авылыбызда ике мәчет бар. Һәр якшәмбе авылыбызның “Фәйзерахман” мәчетенә гыйлем алырга йөрим. Без анда гарәп хәрефләрен танып укырга, язарга өйрәнәбез. Остазыбыз Фидания Мингали кызы намаз эчендә әйтелә торган сүрәләрне өйрәтә. Мәчеткә менеп, мин күңелемә тынычлык, рәхәтлек алып төшәм. Һәр якшәмбене түземсезлек белән көтеп алам. Бу укуыбыз дәвамлы булса иде. 
Әмир Кәримуллин – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев