Дәү әнием – кадерлем
Әбиле яки дәү әниле бала бик бәхетле. Чөнки дәү әниләр алар ягымлы, һәрвакыт булышырга гына торалар.
Минем дә дәү әнием бар. Аның исеме Рәдифә. Аңа 74 яшь. Шундый яшьтә булса да,әкрен генә йорт эшләрен башкара. Ул безнең белән яши. Берәр ярамаган эш башкарсак, безнең өчен борчыла, шатлыгыбызга сөенә. Дәү әнием бик ягымлы һәм әйбәт. Ул бик йомшак әби. Дәү әнием инде картаеп бара. Чал чәчләре дә көннән-көн арта кебек. Битендә җыерчыклар булса да, минем өчен ул − бик якын, кадерле һәм иң матур кеше. Дәү әнием ак яулыгын ябып, матур озын күлмәкләрен киеп, намаз укый. Ул безгә догалар өйрәтә, тәртипле, тәрбияле булырга өнди. Ак әбием озак яшәсен иде.
Иминов Сәит, Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев