Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дару үләннәрен җыеп, гербарий ясадым

Быелгы җәем Актаныш районы Уразай авылында үтте.

Быелгы җәем Актаныш районы Уразай авылында үтте. Уразай авылы бик бай табигать почмагына урнашкан. Бер ягында Бәкилде, Җанбай күлләре урнашса, икенче ягын Кирәмәт урманы уратып алган.

Без урманның барлык нигъмәтләреннән дә файдаланабыз. Каен җиләге, җир җиләге, бөрлегән, мәтрүшкә җыярга яратабыз, хуш исле пиннек сындырабыз. Мин шул урмандагы дару үләннәрен җыеп, гербарий ясадым. Әйдәгез, урман байлыкларының исемнәрен бергәләп өйрәник.

Әле мин авылыбыз турында шигырь дә яздым.

Туган ягым, сөйгән җирем
Урнашкан күл буена.
Кайткан кошлар рәхәтләнеп,
Шул күлләрдә коена.

Тукай абый да бит шигырь язган
Туган авылы турында, 
Көйли-көйли җыр чыгарган
Туган теле турында.

Тукай абый үзе булмаса да,
Аның исеме халык телендә.
Ул яши, яшәр, яшәячәк
Халкыбызның күңел түрендә.

Шагыйребезнең туган көне бүген!
Бар халык аны зурлый.
Тукай абый шигырьләрен
Бүген барыбыз укый.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бүген шигырь бәйрәме.
Бөек шагыйрь абый – Тукайга
Бүләк итәм шигырь бәйләме.

Шәрипова Сөмбел Ранис кызы, Актаныш, "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат", 3А класс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев