Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Дәрҗия Аппакованың җуелмас мирасы

2нче мартта танылган балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулды.

2нче мартта танылган балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулды.

Якташыбыз Дәрҗия Аппакова җуелмас мирас калдырды. Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, пьесалар язган. Идрис Туктар, Абдулла Әхмәт, Әминә Бикчәнтәева кебек язучыларыбыз янына һич икеләнүсез аның исемен дә куярга була.

Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова – 1935 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Аның әсәрләре инглиз, рус, үзбәк, казах, уйгур, еврей телләренә дә тәрҗемә ителгән. Ләкин, ни өчендер соңгы елларда онытылыбрак бара, китаплары да юк диярлек, 125 ел тулса да, вакытлы матбугатта да аңа игътибар аз бирелде. Ләкин без, якташлары, аны, аның иҗатын онытмаска тиеш.

Дәрҗия Аппакова – якташыбыз, ул  1898 елның 2 мартында күршедәге  Байгол авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа һәм унөч яшенә кадәр шунда, матур табигать кочагына урнашкан туган авылында яши. Үзе кебек үк авыл балаларының авыр тормышын күреп, чәчәкле болыннарда уйнап үсә ул. Белемгә омтылган унөч яшьлек кыз баланы әти-әнисе Казанга укырга җибәрә. Монда ул керәшен татарлары өчен ачылган укытучылар мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Казан күргәзмә мәктәбендә  һәм туган авылы Байголда укытучы булып эшли. Казанда керәшен татарлары өчен чыга торган “Кызыл әләм” газетасының хәбәрчесе була. Җәй көне туган авылына кайтканда, авыл балаларын Зәй буена болынга алып төшеп, төрле уеннар уйната, “думбра” чиртеп (авылдашы Анна апа сүзләре) такмак әйтеп биетә, китаплар укый, әкиятләр сөйли торган булган ул.

Д.Аппакова алган белеменнән канәгать булмый. 1922-23 елларда югары совет-партия мәктәбенең клублар бүлегендә һәм шул ук вакытта Казан зур драма театры каршындагы студиядә укый. Укып чыккач, берникадәр вакыт запас армиянең Казан шәһәре политбүлеге  труппасында артистка, 1925-1928 елларда   комсомол өлкә комитетында инструктор булып эшли. 1928–1943 елларда ул Урта Азиядә яши, укытучылык эше белән шөгыльләнә. Бу хезмәтләрнең барысы да Аппакованың язучы булып формалашуына ярдәм итә. Бигрәк тә аның Казанда һәм Урта Азиядә укытучылык итүе бала күңеленә якынаюга сәбәп була.

Д.Аппакова төрекмән халкы тормышы турында “Мәмәт һәм карт Амон” дигән хикәясен яза, “Лүли” (1937) дигән повестендә автор чегән балаларының үткәндәге авыр тормышын тасвирлый. Аеруча «Кечкенә Бануның тарихы» (1938) повесте популяр була. Бу повесть тиз арада  татар, рус, үзбәк һәм инглиз телләрендә басыла, яратып укыла.    Аппакова әсәрләре баланы әдәпле, гадел, ярдәмчел, батыр булырга өйрәтә.

Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗатына яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре (“Сөмбел”, “Иске чиләк”, “Гөлчәчәк белән Сандугач”, “Сараның башыннан үткәннәре” һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре (“Сөяк саплы пәке, “Йолдызкай”, “Елка бүләге”, “Шыгырдавыклы башмаклар” һ.б.) шул чор балалар әдәбиятында матур үрнәк булып тора.

Д.Аппакова иксез-чиксез бай булган татар фольклорын өйрәнүгә дә зур әһәмият бирә. Аның халык легендалары мотивларына нигезләнгән “Тапкыр егет”, “Ильдус” дигән әкият-пьесалары республика театр сәхнәләрендә күп еллардан бирле зур уңыш белән барды.

1943 елда Д.Аппакова Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә. Балалар язучысы, талантлы прозаик, драматург 1948 елның 28 маенда 50 яшендә каты авырып вафат була.

Кайбер әсәрләре төрле җыентыкларга керсә дә, соңгы елларда аерым китаплары чыкканы юк. Китапларының күбесен, бигрәк тә сугышка кадәр чыкканнарын табуы кыен. Табасы иде аларны, бер җиргә туплыйсы иде. Татар балалар прозасы дигән кыйммәтле хәзинәбезнең бер бөртеге бит ул.

Дәрҗия Аппакова иҗат иткән елларда мондый талантлы язучылар районыбызда башка булмаган. Ул – безнең горурлыгыбыз. Китапханәбез фондында язучының “Кечкенә Бануның тарихы”, “Сараның башыннан үткәннәре” исемле китаплары бар. Дәрҗия Аппакованың әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый, балаларны тәрбияле, әдәпле, кешелекле булырга өйрәтә.

Байгол авылының бер урамы Дәрҗия Аппакова исемен йөртә.

Каенлы авылы китапханәчесе Флера Гарипова.

Фото https://sptatar сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев