Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Данис Зарипов бүген Чаллыга Гагарин кубогын алып килә

15:00 сәгатьтән урамда Боз сарае каршындагы территориядә интерактив мәйданнар эшли башлый.

Бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зарипов чаллылыларга КХЛның иң төп хоккей трофеен тәкъдим итәчәк.  Яр Чаллыга Татарстанның даны булган әлеге Кубокны беренче мәртәбә алып киләләр. 

 

15:00 сәгатьтән урамда Боз сарае каршындагы территориядә интерактив мәйданнар эшли башлый. Моннан тыш, шәһәрдәшләргә "КАМАЗ-мастер" командасының хәрби машинасы белән фотога төшү, хоккей капкасына алка кертү мөмкинлеге булачак. Спорт сарае эчендә 17:00 сәгатькә кадәр Гагарин Кубогы белән фотога төшеп, Данис Зариповтан автограф алып булачак.

 

18:00 сәгатьтә Данис Зарипов җитәкчелегендә ТОСЭР резидентлары һәм “Чаллы” хоккей клубы ветераннары командасының иптәшләрчә матчы була. Уен алдыннан җанатарлар өчен лазерлы шоу тәкъдим ителә. Шулай ук тамашачылар каршында яшь хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак. Уен 15 шәр минутлык өч периодтан торачак, матчка керү бушлай.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев