Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Данга ия Данияр

Бүген сезне кечкенәдән мәктәбебез данын яклаучы спортчы – 9нчы сыйныф укучысы Данияр Бәшәров белән таныштырырга телим.

Олы Кибәче авылына килеп кергәндә, ерактан ук гаҗәеп матур мәктәп бинасы каршы ала. Ә анда белемле, тырыш, иҗади, спортны яратучы, кыскасы, бик сәләтле укучылар укый. Бүген сезне кечкенәдән мәктәбебез данын яклаучы спортчы – 9нчы сыйныф укучысы Данияр Бәшәров белән таныштырырга телим.

Данияр, аеруча кайсы фәннәрне яратасың?

Физика дәресләрен яратам. Ә шулай да физкультураны да бик көтеп алам.

Спорт белән ничә яшьтән шөгыльләнә башладың? Спортка тартылу каян килә?

Спорт белән профессиональ рәвештә 5нче класстан шөгыльләнә башладым. Ә спорт белән мавыгу гаиләдән килә. Әтием Айдар Бәшәров – бу өлкәдә минем өчен үрнәк кеше.

Без гаиләдә өч малай. Ул барыбызның да көчле, белемле, чын солдатлар булуын тели. Үзе дә актив тормыш алып бара. Төрле ярышларда катнаша. Янгын сүндерү хезмәткәре булып эшли. Шулай ук уңышларымда укытучым Раил Рәшит улының да өлеше бик зур. Аңа да рәхмәтләрем чиксез.

Нинди түгәрәкләргә йөрисең?

Районның «Чаңгы» түгәрәгенә йөрим.

Кумирың кем?

– Кумирым – Большунов Александр Александрович. Ул – Россия чаңгычысы, өч тапкыр олимпия чемпионы, скиатлон буенча дөнья чемпионы, кыскасы, Россиянең атказанган спорт мастеры.

Кем булырга хыялланасың, Данияр?

– Минем тренер буласым килә. Бу, әлбәттә, бик зур тырышлык һәм белем таләп итә.

Иң зур уңышың?

– Һәрбер уңышым миңа бик кадерле. Зур уңышлар кечкенә уңышлардан башлана. Физик тәрбия буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында ике ел рәттән призер булдым. Район, республика, россиякүләм ярышлардан һәрвакыт җиңү белән кайтам.

Укучыларга әйтер сүзең...

– Яшьтәшләрем, гадәтттә, ничек барысына җитешеп була икән, дип баш ваталар. Вакытны дөрес итеп бүлгәндә, бөтенесенә дә өлгереп була. Әле алда ОГЭлар бит. Аларга да тырышып әзерләнәм. Класстан тыш эшләрдә дә актив катнашам. Барысы да үзеңнән тора. Спортны яратырга, дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

– Бик зур рәхмәт, Данияр! Алга таба да уңышлар сиңа!

Зилә Шәрәфиева, Саба районы, Олы Кибәче урта мәктәбе, 6нчы сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев