Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Cпорт белән дус булыгыз!

«Сәламәт яшәү рәвеше алып бару минем шигарем» дип яза Минзәләдән Вәҗетдинов Тимур.

Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару минем шигарем.

Мин 3 яшьтән 6 яшькә кадәр боз сараенда хоккей уйнарга өйрәндем. Аннан 3 ел бассейнга йөзү түгәрәгенә йөрдем. 2 елдан артык үзем укыган мәктәп спортзалында бадминтон уйнау серләренә төшендем. Хәзерге вакытта «Олимп» спорт мәктәбенең «Титан» гер спорты залында гер күтәрү белән шөгыльләнәм. Тренерым — Петров Олег Иванович.

Күпләр бу спортта көч хәлиткеч роль уйный дип уйлыйлар. Герләрнең авырракларын кулга алганчы, башта техник яктан әзерләнеп, җиңел гер белән меңләгән кабатлаулар башкарырга кирәк. Әйе, бу авыр һәм бертөрле эш. Ләкин, дуслар белән шөгыльләнгәндә авырлыклар сизелми.

Сәламәт тәндә сәламәт акыл диләр. Яшьтәшләрем, спорт белән дус булыгыз!

Вәҗетдинов Тимур, Минзәлә шәһәре, 1нче санлы урта мәктәпнең 7 «М» класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев