Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Чишмә” халыклар дуслыгы йортына “Дуслык дәресе”нә бардык

«Безгә төрле милләтләрнең киенү-бизәнү әйберләрен якыннан, тотып карап танышу бәхете елмайды» дип хәбәр итә 18нче мәктәпнең 4нче А сыйныфы укучылары.

Без җитәкчебез Рәмзия Хәким кызы белән “Чишмә” халыклар дуслыгы 
йортына “Дуслык дәресе”нә бардык. Безне “чишмәлеләр” бик җылы каршы 
алдылар. 
Укытучыбыз, әлбәттә, дәресләрдә төрле милләтләр, аларның телләре, 
яшәү үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре турында сөйләп тора. Ләкин безнең 
аларның культураларына, киенү-бизәнү әйберләренә якыннан, тотып карап, 
танышкан юк иде. Һәм менә безгә мондый бәхет елмайды. “Дуслык 
дәресе”ндә төрле диаспоралар безгә үзләренең милли үзенчәлекләре турында 
сөйләп кенә калмадылар, хәтта җырлап-биеп тә күрсәттеләр. Бик матур 
концерт карадык. Әле кайберләребез матур милли киемнәр киеп, уен 
коралларында уйнап та карадык. 
Шундый эчтәлекле, күңелле дәресләр өчен “Чишмә”  халыклар 
дуслыгы йортына зур рәхмәт. 
Чаллы,18 нче мәктәп, 4а сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев