Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чып-чын ак­тер

Сез­нең чын ак­тер күр­гә­не­гез бар­мы? Ә ме­нә Чал­лы­ның 60нчы мәк­тә­бен­дә, 4Б сый­ны­фын­да уку­чы­лар чын ак­тер­ны көн са­ен кү­рә­ләр икән. Алар­ның сый­ныф­та­шы Адел Га­ли­ев Чал­лы та­тар дәү­ләт дра­ма те­ат­рын­да уй­ный. Зи­фа Ка­дый­ро­ва­ның «Са­гы­ныр­сың – мин бул­мам» спек­такль­лен­дә Әл­фәс ро­лен баш­ка­ра ул.

Әл­фәс – шук-ша­ян ма­лай. Уку­га да исе кит­ми – ике­ле­лә­ре биш­ле­дән күб­рәк. Ме­нә Адел, ки­ре­сен­чә, «от­лич­ник»! Ә Әл­фәс ро­лен бе­ры­бер дә шәп баш­ка­ра ул.

Адел­нең те­атр дөнь­я­сы­на ки­леп ке­рүе оч­рак­лы бул­ма­ган. Ба­ла­лар бак­ча­сы­на йөр­гән­дә үк «Та­тар ма­ла­е» бәй­ге­лә­рен­дә кат­на­шып, приз­лы урын­нар яу­ла­ган ул. Адел кат­на­шып җи­ңү яу­ла­ган нә­фис сүз бәй­ге­лә­рен са­нап бе­те­рер­лек тү­гел! «Ра­ду­га доб­ро­ре­чи­я», «Ис­кусст­во зву­ча­ще­го сло­ва», «Моң чиш­мә­се», «Бә­хет йол­ды­зы» фес­ти­валь-кон­курс­ла­рын­да, Ту­кай­ның ту­ган кө­не­нә ба­гыш­лан­ган, Ра­зил Вә­ли­ев, Ай­дар Хә­лим­нең иҗа­ты­на ба­гыш­лан­ган бәй­ге­ләр­дә... «Та­тар ма­ла­е» бәй­ге­сен­дә бы­ел да фи­нал­га чык­кан. Бәй­ге­нең фи­на­лы ап­рель аен­да бу­ла­чак икән. 

– Ә Чал­лы те­ат­рын­да уй­ный баш­ла­вың ни­чек ки­леп чык­ты? – дип кы­зык­сы­нам Адел­дән.

– Ча­кыр­ды­лар, уй­на­вым­ны ошат­ты­лар да ин­де...

Кич­ләр бу­е­на су­зыл­ган ре­пе­ти­ци­я­ләр, анш­лаг бе­лән бар­ган та­ма­ша­лар, гаст­роль­ләр... Шу­лар өс­те­нә әле мәк­тәп, гел биш­ле биш­ле­лә­ре­нә ге­нә уку.  Һәм му­зы­ка мәк­тә­бе. 13нче му­зы­ка мәк­тә­бен­дә ба­ян клас­сын­да укый һәм ак­тер­лык ос­та­лы­гын да үз­ләш­те­рә Адел. Бер баш­ла­гач, бер­сен дә таш­лый­сы кил­ми. Ки­но­да да тө­шә­се ки­лә әле аның! Спек­такль­нең ре­жис­се­ры Ил­фат Ка­ма­ли­ев (әгәр шун­дый мөм­кин­лек чык­са) аны, һич­шик­сез, ча­кы­рыр­га вәгъ­дә ит­кән.

– Ә үс­кәч нин­ди һө­нәр сай­лар­сың икән? – дип со­рыйм Адел­дән.

– Ин­же­нер-конс­тук­тор! Та­биб та бу­ла­сым ки­лә! Уй­лап бе­те­рер­гә ки­рәк ин­де кем бу­ла­сым­ны! Алай­са, тиз­дән инс­ти­тут!

Ме­нә шун­дый төр­ле-төр­ле ма­вы­гу­лар бе­лән яши Адел! Ки­лә­чәк­кә зуп-зур хы­ял­лар бе­лән яши. Ә без бу хы­ял­лар­ның тор­мыш­ка ашу­ын те­лик!

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев