Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 8нче «Таңсылу» балалар бакчасында Халыкара поводырь этләр көненә багышланган очрашу узды

Поводырь эт – ул  гениаль эт, ул хуҗасына тормышта ярдәм итә.

25нче апрель көнне Чаллы шәһәренең 8нче «Таңсылу» балалар бакчасында сукырлар җәмгыяте әгъзалары һәм аларның этләре белән Халыкара эт-поводырьлар көненә багышланган очрашу узды.

Чараның төп максаты – эт-поводырьлар һәм аларның вазыйфалары белән танышу. Кунаклар балаларга һәм педагогларга этләрнең авыр эше турында сөйләделәр, аларның нәрсә белүен һәм сукыр кешегә кирәкле объектка килергә ярдәм итә торган мөһим командаларны күрсәттеләр.

Этләр үз хуҗаларына бик кыйммәтле практик ярдәм һәм әйтеп бетергесез мораль ярдәм дә күрсәтәләр. Эт аларның туганнарын алышытыра, хужасынын чын дустына һәм гаилә әгъзасына әверелә.

Поводырь эт – ул  гениаль эт, ул хуҗасына тормышта ярдәм итә. Аны хуҗага бөтен нәрсәдә булышырга ойрәтәләр: шәһәрдә ориентлашырга, хуҗасы төшергэн предметларны күтәрергә һәм алып килергә, хуҗасын аңларга һәм тыңларга өйрәтәләр.

Очрашу җылы дустанә шартларда узды, балалар да, кунаклар да шат иде. Тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары этне кайда сатып алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат алдылар. Барлык дүрт аяклы кунаклар тәмле кучтәнәчләр белән сыйланды. Очрашу ахырында без дуслык һәм алдагы очрашулар турында килештек.

 

Миләүшә Никитина, Чаллы, 8 нче “Таңсылу” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев