Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 55нче мәктәбендә күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Факил Сафин кунакта булды

«Очрашуга көткәннән дә артык укучыларыбыз кергәнен күргәч, шатлыгыбызның, горурлыгыбызның чиге булмады» дип яза 55нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Яковлева.

Чаллы шәһәренең 55нче мәктәбендә күптән көтелгән  кунак филология фәннәре кандидаты, күренекле прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме, публицист,  Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай,  Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Тәрҗемә Олимпы” һәм  “Кояшлы иҗаты өчен” Халыкара бүләкләр иясе Факил абый Сафин кунакта булды.

Аның үзе белән фикердәшләшре, каләмдәш дуслары килү бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. “Көмеш кыңгырау” газетасының баш редакторы Резеда Алвирд кызы Гасимова, “Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Резеда Мәхмүт кызы Юсупова, Чаллыда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, тәрҗемәче, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре –  Ситдикова Әлфия, Татарстанның  атказанган мәдәнят хезмәткәре, филология  фәннәре кандидаты– Дания Хан кызы Сибгатуллина, филология фәннәре кандидаты Лилия Кашап кызы Хөснетдиновалар үзләренең җылы фикерләрен, теләкләрен Факил абыйга җиткерделәр.
Кичәне мәктәп китапханәсендә оештырдык. Очрашуга көткәннән дә артык укучыларыбыз кергәнен күргәч, шатлыгыбызның, горурлыгыбызның чиге булмады. Бәйрәм Факил Сафин көенә, Илзия Харисова сүзләренә язылган “Тормыш җыры” белән башланып китте. Язучыларның күпкырлы иҗаты, тормыш юлы турындагы мәгълүмат балаларда бигрәк тә  кызыксыну уятты. Алар авторларның ятлаган әсәрләрен сөйләп, уен коралларында уйнап, үз шөгыльләрен дә күрсәттеләр.
Быел үзебезнең 55нче мәктәптә укытучылар һәм укучылар өчен Факил Сафин иҗатына багышланган I төбәкара фәнни-гамәли конференция  оештырдык. Төбәгебезнең бөек шәхесләре иҗатын өйрәнергә, алган белемнәрен кешеләр белән уртаклашырга теләүчелэр бик күп. Конференциядә бигрәк тә Чаллы, Мөслим, Актаныш төбәкләреннән  катнашучы укытучылар һәм укучылар  күп булды. 
Соңыннан язучылар ясаган чыгышны да балалар йотлыгып тыңладылар. Залда шым иткән тавыш та юк. Бары тик сабыйларның күзләрендәге таң калу, шаккату чаткылары аша аларга очрашу бик ошаганын аңларга була. Әйе, алар каршында милләтебезнең киләчәге, бүгенгесе ышанычлы булсын өчен үз-үзен аямыйча көрәшүчеләр чыгыш ясый! Авырлыклар алдында тез чүкми, гомер юлларын лаеклы хезмәт белән бизәп, хаклык өчен көрәшеп, башкалар язмышы турында туктаусыз кайгыртып, киләчәккә карап яшәүче тынгысыз җаннар алар!
Бәйрәмнең бер күңелле өлеше -  ахырдан язучылар белән фотога төшү, авторның үз кулыннан автограф белән китап алу үзе бер бәйрәм булды. Укучыларның үзләре яратып өлгергән кунакларын бер дә җибәрәселәре килмәде. Язучыларның иҗаты турында үзләре кызыксындырган сорауларын бирделәр, әңгәмә кордылар. Өйләренә бер кочак шатлык җыеп таралыштылар.
Күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе, татар теле һәм татар милләте яшәсен өчен гомере буена җан атып яшәүче шәхесебез – Факил абый Сафинга киләчәктә дә уңышлар телибез.


Чаллы шәһәре, 55нче мәктәп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яковлева Г.Ф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев